Берничә гарәп иле һәм Төркия Газзәне торгызу, төбәкнең сәяси киләчәген билгеләү һәм төбәктә озак вакытлы тынычлыкка ирешү, аның иминлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итү өчен АКШ белән бергәләп көч куярга әзер. Бу хакта дүшәмбе, 8 гыйнварда АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белдерде.
Хәзерге вакытта Блинкен Якын Көнчыгышка эш сәфәре белән килде, ул Төркия, Греция, Үрдүн, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булды.
Дүшәмбе көн Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд ибн Салман әл-Согуд белән очрашудан соң, Блинкен шаһзадәнең Газзәдә сугыш бетсә һәм фәләстин дәүләтен булдыруга гамәли адымнар ясалса, Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга бәйле "ачыктан-ачык кызыксыну" күрсәтүен әйтте. "Кызыксыну бар, ул чын, ул вазгыятьне үзгәртә ала", диде Энтони Блинкен.
Associated Press мәгълүмат агентлыгы искәртүенчә, Төркия һәм гарәп илләренең Газзәне торгызу өчен әзерлек башлауга ризалык бирүе аларның карашлары үзгәрүен күрсәтә. Моңарчы алар АКШның бу чакыруларын кире кагып килде, атышны туктатуны һәм Газзәдәге фәләстиннәрнең хәлен яхшыртуны таләп итте.
Бүген һәм иртәгә Энтони Блинкен Израил белән фәләстин автономиясе җитәкчеләре белән очрашачак. Ул алар белән Төркия, Иордания, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны тәкъдимнәре турында фикер алышачак. АКШ дәүләт сәркатибенең сәфәре Мисыр президенты белән очрашып тәмамланачак.
- Соңгы өч айда бу Энтони Блинкенның Якын Көнчыгышка булган дүртенче сәфәре булды.
- Америка белгечләре әйтүенчә, Ак йортның төп максаты - Израил белән ХӘМӘС арасындагы низагның төбәк низагына әйләнүенә юл куймау.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум