Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Европа берлеге илләрендә, Британия һәм АКШта сайлау бүлгеләрен ачмаска мөмкин


Латвиядә Русия илчелеге каршындагы плакат. Архив фотосы
Латвиядә Русия илчелеге каршындагы плакат. Архив фотосы

Чит илдән тавыш бирүләр март уртасына билгеләнгән. "Дус булмаган" илләрдә сайлау бүлгеләрен япсалар, русияләр аларда катнаша алмаячак. Чит илдән торып электрон тавыш бирү исә каралмаган. Русия тышкы эшләр министрлыгында сайлау бүлгеләрен ачмауны тавыш бирүчеләрнең иминлеге өчен дип аңлаталар. 

Мәскәү дус булмаган дип саный торган илләрдә Русиядәге президент сайлаулары вакытында сайлау бүлекчәләре ачылмаска да мөмкин. Аерым алганда мондый илләргә Европа берлеге илләре, АКШ, Австралия, Британия, Швейцария, Черногория, Япония, өлешчә танылган Тайван, барлыгы 49 дәүләт керә. Бу хакта "Ведомости" газеты яза.

Сайлауларда тавыш бирүләр март уртасына билгеләнгән. "Ведомости" язуынча, Русия тышкы эшләр министрлыгында сайлау бүлгеләрен ачмауны тавыш бирүчеләрнең иминлеге өчен дип аңлаталар. Консуллыклар очрагында чит илләрдә сайлау бүлгеләрен оештыру мәсьәләләре белән бәйле документларны консуллык оешмалары җитәкчеләре раслый.

2018 елгы президент сайлауларында чит илләрдән 444 мең кеше тавыш биргән. Рәсми нәтиҗәләргә күрә, чит илләрдә Владимир Путин өчен сайлаучыларның 85 проценты тавыш биргән, бу Русиянең үзендәге нәтиҗәләрдән (76,6 процент) дә югарырак.

  • Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русиядән ил сәясәтеннән канәгать булмаган дистәләгән мең кеше китте. 2022 елда Европа берлеге илләрендә генә дә 94 меңнән артык русияле вакытлыча яшәүгә рөхсәт алды.
  • "Дус булмаган" илләрдә сайлау бүлгеләрен япсалар русияләр сайлауларда катнаша алмаячак. Чит илдән торып электрон тавыш бирү исә каралмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG