7 февральдә Башкортстанның беренче президенты, былтыр вафат булган Мортаза Рәхимовка туган көне уңаеннан Уфада һәйкәл ачылачак. Исән булса Рәхимовка быел 90 яшь тулган булыр иде.
Һәйкәлне республиканың Дәүләт җыены бинасы алдына урнаштырмакчылар. Бу хакта бүген, 11 гыйнварда Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин әйтте, дип җиткерә хакимиятнең матбугат хезмәте.
"Без республиканың беренче президенты чорында булган бөтен казанышларны да хәтерлибез. Аның Башкортстан каршындагы хезмәтләре бәяләп бетергесез. 7 февральдә төп вакыйга - Башкортстанның беренче президентына һәйкәл ачу булачак", дигән түрә. Забелин әйтүенчә аны сынчы, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков ясаган.
Шулай ук 7 февральдә Рәхимов яшәгән һәм эшләгән ике йортта мемориал такталар ачмакчылар. Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә республиканың беренче президенты тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган тематик дәрес үтәчәк диелә.
- Мортаза Рәхимовка һәйкәл куюны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде.
- Башкортстанның беренче президенты былтыр 11 гыйнварда вафат булды. Аңа 88 яшь иде.
- Мортаза Рәхимовны җирләгәндә Уфадагы тарихи зиратта дистәләп кабер юк ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум