Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Хәбировтан Хач мануда ирләр белән хатын-кызларны аерым бәкедә коендырттыруны сорыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республика башлыгының социаль челтәрендә бу хакта фикер калдырган ир "ярымшәрә хатыннарның" чит ирләр белән бер бәкегә керүен, моны балалар карап торуын, бу гамәл ирләр белән балаларны аздыруын язган. 18-19 гыйнвар көннәрендә Башкортстанда Хач ману бәйрәме уңаеннан чиркәүләрдә гыйбадәтләр үтәчәк.

Башкортстанда яшәүче ир Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Хач манган вакытта хатын-кызларның да бәкегә чумуына канәгатьсезлек белдереп фикер калдырган. Ул моны балаларны һәм өлкәннәрне аздыру яки дин тотучыларның хисләрен мәсхәрәләүгә тиңләргә кушкан. Моңа "Пруфы" басмасы игътибар иткән.

"Бәйрәм якынлашканга күрә, бу әйбергә игътибар итүегезне сорыйм. Коену урыннарын хатын-кызларныкына һәм ирләрнекенә аерырга кирәк. Чит кешенең хатыны ярым шәрә килеш чит ирләр янына (яки чит ирләр чит хатыннар янына) бәкегә керә икән, бу илаһи эш түгел. Бозыклык бәкесе килеп чыга, ә балалар моны карап тора. Аларның ачык тәннәренә бөтенесе карый. Яхшы холык, тыйнаклык тәрбияләү өчен өлкәннәрдән башлагыз", дип язган ул.

Иргә Башкортстан үзәк идарәсе җавап калдырган дип искәртелә. Җавапта әйтелгәнчә, Хач ману православ бәйрәме уңаеннан 18-19 гыйнвар көннәрендә чиркәүләрдә гыйбадәтләр үтәчәк, бәке дә әзерләнә. Ә ирләр белән хатыннарны аерым коендырту мәсьәләсендә моны дини берләшмәләр белә торган мәсьәлә дигәннәр һәм өстәмә аңлатмалар алу өчен Урыс православ чиркәвенең Башкортстан митрополиясенә мөрәҗәгать итәргә кушканнар.

  • Берничә ел элек Татарстанда Хач ману көне белән бәйле низаг чыккан иде. 2018 елда Хач ману көнендә автор-башкаручы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров бәкене ярымай формасында кисеп православ динендәгеләрне бәйрәм белән котлады. Аның бу гамәле зур шау-шу тудырды.
  • Зиннуров үзе бу бәкенең "кунакларның күңелен күрү өчен" киселүен сөйләде. "Ни өчен ярымай формасында, чөнки тәре формасында түгел. Карагыз әле, бу кисү формасы гына бит. Монда бернинди дә кимсетү, кешеләрдән көлү юк. Андый максат та, уй да юк. Гади бәке итеп кабул итегез сез аны. Бары тик 19 гыйнварга туры килү белән генә аһ-ваһ туды. Башка көнне киселгән булса, аңа игътибар итүче дә булмас иде", дип аңлатты ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG