Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафис Хәбибуллин Татарстан президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән


Рафис Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин

Ул Казанда БРИКС җыенын уздырганда иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсенеэ элекке җитәкчесе Рафис Хәбибуллин республика президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта президент сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Хәбибуллин Казанда БРИКС җыенын уздырганда иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.

Рафис Хәбибуллин министрлык вазифасыннан былтыр декабрьдә китте.

Хәбибуллин Татарстанның Апас районында туган. 1999 елга кадәр эчке эшләр оешмаларында эшләгән. 1999 елдан Татарстан президенты иминлек хезмәте җитәкчесе урынбасары, ә 2002 елдан шушы хезмәтнең җитәкчесе була. Биш ел президент Миңтимер Шәймиевның төп сакчысы булып эшләгәннән соң, 2007 елда аны Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры итеп билгелиләр. Бу вазифада ул 16 ел эшләде.

Соңгы өч елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә дәүләт акчасы белән хәрәмләшүләр турында берничә җинаять эше ачылды. Хәбибуллинның ике урынбасары 4,5 һәм 8,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде, идарәнең бер бүлек җитәкчесе һәм Әлмәт районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе тоткарланды, әлегә мәхкәмә һәм тикшерү эшләре бара.

  • БРИКС (BRICS) оешмасы 2006 елда оешкан. Башта аңа Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы керде. Берләшмәнең атамасы әгъза илләр исемнәренең беренче хәрефләреннән төзелгән. 2024 елның 1 гыйнварыннан биш ил - Мисыр, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Эфиопия - рәсми рәвештә БРИКСка кушылды.
  • БРИКС илләренең киләсе саммиты 2024 елның октябрендә Казанда узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG