Казандагы Яңа Савин районының 315нче санлы балалар бакчасында ике яшьлек кыз бала үлгән. Бу хакта Казан мәгариф идарәсенә сылтама белән "Еду в Татарстан" телеграм каналы яза.
Элегрәк бала үлеме турындагы мәгълүмат телеграм каналларда таралган иде. Ләкин китерелгән мәгълүматлар бер-берсеннән аерыла.
Кыз бала, ОРВИ белән авырып ятканнан соң, икенче көн инде балалар бакчасына килгән була. Көндез ул үзен гадәттәгечә тота. Төшке йокыга кадәр бакчада табиб тикшерүе уза һәм ул баланың сәламәтлегендә бернинди тайпылышлар күрми. Бала үзе дә зарланмый.
Көндезге йокыдан соң тәрбияче балаларны уята башлый, әмма кыз тормый. Бакча җитәкчесе ашыгыч ярдәм чакыра, алар килгәндә бала инде үлгән булган. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе хәбәрендә әйтелә.
SHOT телеграм каналы язуынча, бала идәнгә егылган һәм үлгән. Ягъни, бала уйнаган вакытта аңын югалткан, тәрбиячеләр ашыгыч ярдәм машинасын чакырган, килгән табиблар кызның үлемен раслаган, диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум