Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русь сидящая" җитәкчесе Русия колонияләрендә тоткыннар сугышка китсен өчен җылылыкны өзүләрен җиткерде, ФСИН моны кире кага


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ольга Романова көчле суыклар торган вакытта колонияләрдә җылылыкны махсус өзеп, Русия тоткыннарын Украинадагы сугышка барырга мәҗбүр итәләр, бу төрмәләрдәге шартларны түзеп булмастай итү өчен эшләнә ди. ФСИН исә канунда каралган температура нормалары саклана, җылылык өзеклеге булмады дип ышандыра.

Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) ил колонияләрендә җылылыкны өзүләре турындагы мәгълүматны кире какты.

"Интернетта иректән мәхрүм итү урыннарында янәсе җылылыкны өзүләре турында таралган мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Җинаять-төзәтү системының бөтен оешмалары гадәти тәртиптә, канунда каралган температура нормаларын үтәп эшли. Җылылык белән бәйле өзеклекләр һәм казалар беркайдада да булмады һәм хәзерге вакытта юк", диелә ФСИН матбугат хезмәтенең кичә, 14 гыйнварда чыккан хәбәрендә.

Берничә көн элек "Русь сидящая" оешмасы җитәкчесе Ольга Романова көчле суыклар торган вакытта колонияләрдә җылылыкны махсус өзеп, Русия тоткыннарын Украинадагы сугышка барырга мәҗбүр итәләр, дип белдергән иде.

"Шул сәбәпле түбән температурада аларның җылылыгын өзеп куйганнар. Бу рәвешле төрмәләрдәге шартлар түзеп булмастайга әйләнергә тиеш, бу анда утыручы ирләр Украинага китсен өчен эшләнә", дип сөйләгән ул Bild алман басмасына.

Бу мәгълүмат бәйсез расланмады. Башка чыганаклар колонияләрдә җылылыкны өзүләрен хәбәр итмәде.

Романова сүзләренчә, милли азчылыклар һәм Русиянең яңа ватандашлары белән беррәттән тоткынннар да русияләр арасында иң әз кызгану уята торган төркем булып тора.

"Тулаем алганда тоткыннардан торган хәрби бүлекчәләрнең уңышы шактый чикләнгән, без моны фронтта хәзер барган вакыйгалардан да күрә алабыз. Тоткынннарны Украинадагы фронт сызыгына күпләп озаталар һәм анда аларны корбан итәләр", дигән Романова.

  • Русия колонияләрендә тоткыннарны сугышка җибәрү өчен түзеп булмастай шартлар тудырулары турындагы хәбәрләр моңарчы да булды. Әйтик былтыр җәй Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсендә утыручы мөселман тоткыннарның туганнары шулай дип белдергән иде.
  • Украинадагы сугышка Русия тоткыннарын башта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте аша озаттылар.

    Быел февральдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин тоткыннарны җыюдан туктыйбыз дип белдерде. Шул рәвешле колонияләрдә утыручыларны сугышка җибәрү тулысынча Русия саклану министрлыгына калды.

  • 2022 елның көзе уртасыннан башлап аларны "кызыл" колонияләрдән, ягъни күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утырган җирләрдән җыя башладылар. Соңрак министрлык вәкилләре башка колонияләргә дә йөри башлады. Тоткыннарның бер өлеше сугышка барырга ризалаша, чөнки Владимир Путин сугышта катнашканнарга ярлыкау бирергә вәгъдә итте.
  • Күптән түгел билгеле булганча,"Редут" хосусый хәрби ширкәтенең берьюлы берничә отряды Русия колонияләрдән сугышка тоткыннар җыя башлаган. Журналистлар ачыклавынча, "Редут" - уйдырма хосусый хәрби ширкәт, ул берничә хәрби төркемнәрдән тора һәм аның белән турыдан-туры Русия саклану министрлыгы белән кораллы көчләр баш штабының баш идарәсе (Баш күзләү идарәсе) җитәкчелек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG