Татарстанда 11 сыйныфта белем алучы 3 укучы йомгаклау аттестациясе турындагы федераль мәгълүмати электрон системында теркәлүдән баш тарткан. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде. Аныңча, бу укучылар Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыра алмаячак. Мондый укучыларга 11 сыйныфны тәмамлау турында белешмә генә биреләчәк.
"1 февральгә кадәр укучы БДИда катнашу өчен гариза бирергә тиеш. Инде 15 көн вакыт калды. БДИ тапшырмаса, ул аттестатсыз калачак", диде ул.
Мәктәп укучысы электрон системда теркәлмәсә, аңа БДИ материаллары да бирелмәячәк.
Моннан тыш, яңа елдан республикада барлык мәктәпләр "Татарстан электрон белем бирү" яңартылган системы нигезендә эшли башлады. Төп таләп булып баланың "Госуслуги" порталы аша теркәлүе сорала. Шулай да системда хилафлыклар күп. Бу уңайдан мәгариф министрлыгы күпләп мөрәҗәгатьләр килүен раслады. Шулай ук кайбер ата-аналар балаларының нинди билгегә укуын карый алмавы турында белдерде. Яңа системнан соң мәктәпләрдә электрон журнал гына алып барыла.
Һадиуллин сөйләвенчә, бүгенгә "Госуслуги" аша Татарстан электрон белем бирү системында 155 мең ата-ана теркәлгән. 22 гыйнвардан "Госуслуги" порталы аша системга керә алмаучы балаларга логин һәм парольләр биреләчәк.
Рәсмиләр сөйләвенчә, яңа систем укучының өй эшен ничек башкаруын анализлый, дәресләр планлаштырырга ярдәм итә, укытучыларга хисап язарга булыша. Татарстан электрон мәгарифе системы 1 млн ата-ананы, 490 мең укучыны һәм 36 мең педагогны колачлый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум