Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда көчле буран аркасында М12 машина юлы ябылды


Буран. Иллюстратив фото
Буран. Иллюстратив фото

Канаштан Шәлегә кадәр хәрәкәт туктатыла. Татарстан дәүләт инспекциясендә  искәртүләренчә, бөтен төр транспортка да хәрәкәт итү чикләнә. Юлны буран  сәбәпле бүген иртәнге сәгать алтыда япканнар. Бу чикләүләр һава торышы яхшырганга чаклы гамәлдә булачак диелә.

Начар һава торышы аркасында Татарстан һәм Чуашстан аша үтә торган түләүле М12 Мәскәү-Казан машина юлы вакытлыча ябылып торачак. Канаштан (Чуашстан) Шәлегә кадәр (Татарстанның Питрәч районы) хәрәкәт туктатыла.

Бу хакта "Автодор"ның Telegram-каналы җиткерә.

Татарстан дәүләт инспекциясендә искәртүләренчә, бөтен төр транспортка да хәрәкәт итү чикләнә. Юлны буран сәбәпле бүген иртәнге сәгать алтыда япканнар. Бу чикләүләр һава торышы яхшырганга чаклы гамәлдә булачак диелә.

Казанда иртәнге якта шулай 10 дәрәҗәле юл тыгыннары барлыкка килде.

"Казан" һава аланында берничә рейс кичектерелде.

  • Татарстанда 16 гыйнвар кичке сәгать биштән алып федераль һәм төбәк юлларында автоубслар һәм йөк машиналарының хәрәкәте чикләнде. Кичке 20:40 сәгатьтән М5 "Урал" машина юлы бөтен төрдәге транспорт өчен дә ябылды.
  • Татарстанга бураннар һәм көчле җил килде. Аның тизлеге секундына 27 метрга кадәр җитә. Республикада давыл кисәтүе игълан ителде.
  • Казан белән Мәскәү арасындагы М-12 юлы былтыр 21 декабрьдә генә ачылды. Хәзер Татарстан белән Русия башкалалары арасында юлны 6,5 сәгатьтә узарга мөмкин. Мәскәүдән Казанга кадәр әлеге яңа юлдан бару бәясе — 4481 сум, ә Түбән Новгородка кадәр 1600 сум тәшкил итә.
  • Гыйнвар башында М-12 трассасында Мәскәүгә таба зур тыгымнар барлыкка килгән иде. Сәбәбе — ягулык салу станцияләренең аз булуы. Хәзер бу юлда АЗСлар аз булу сәбәпле, машиналар зур чиратларда торырга мәҗбүр диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG