Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хосусый очкычы Әфганстанда казага очраган


Әфганстан, Бадахшан.
Әфганстан, Бадахшан.

Росавиация хәбәр итүенчә, очкычта алты кеше буган.

Әфганстанның төньягында Бадахшан вилаятендә Таиландтан Мәскәүгә очучы Falcon 10 шәхси очкыч казага юлыккан. Бу хата Aamaj News хәбәр итә.

Очкыч белән элемтә 20 гыйнвар кичендә югалган. Росавиация мәгълүматынча, очкычта алты кеше - дүрт экипаж, ике юлчы булган.

Очкыч юлчыларны һәм йөкләрне ташуга рөхсәт алган "Атлетик Групп" ширкәтенә һәм шәхси кешегә карый.

Хәзер очкычны эзлиләр. Ул Гая (Һиндстан) һәм Ташкентта ягулык салуга туктаудан соң Жуковский һава аланына очып килергә тиеш булган.

Русия тикшерү комитеты "ике яки күбрәк кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG