Якшәмбе иртәсендә Донецкиның Русия басып алган өлеше утка тотылган. Һөҗүм Текстильщик микрорайонындагы базарга ясалган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән өлкә җитәкчеләре белдерә. Алар барлыгы 25 кешенең һәлак булуын, 20 кешенең яралануын әйтте.
Баштарачак фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы Денис Пушилин 13 кеше һәлак булуын, ким дигәндә 10 кешенең җәрәхәтләнүен язган иде.
Русия билгеләгән шәһәр мэры Алексей Кулемзин үз телеграм каналында 18 кеше һәлак булуын язды.
Кулемзин һөҗүмдә Украина хәрби көчләрен гаепләде. Украина хәрби идарәсе аңлатма бирмәде.
Шул ук вакытта Русия хәрбиләре узган тәүлектә Запорожье өлкәсенә 95 тапкыр аткан, бер кеше яраланган, җимерелгән урыннар бар. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Юрий Малашко хәбәр итте. Моннан тыш төнлә Русия хәрбиләре Харьков өлкәсен дә утка тоткан. Анда да җимерелгән урыннар бар. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум