Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан юлларын кардан чистарту өчен 2 атналап вакыт кирәк булачак


Шәһәрнең мәгариф идарәсе 22 гыйнвар көнне мәктәпләргә дистанцион укуга күчәргә рөхсәт итте. 

Казанда күпләп кар явудан соң, шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен якынча 2 атналап вакыт кирәк булачак. Бу хакта Казан мэриясенең иртәнге утырышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев белдерде.

Якын көннәрдә Казанда явым-төшем көтелми, ләкин юл хезмәтләре эшен көчәятә.

Беренче чиратта, магистраль һәм икенчел юлларны, квартал эчендәге юлларны, җир асты һәм җир өсте юл күчешләре, тротуарлар һәм тукталышларны чистарту күздә тотыла, диде Куляжев.

Шәһәрдән карны чыгару да төп эшләрнең берсе булып кала, диде ул.

Соңгы көннәрдә Казанда кар күпләп яуды. Бу соңгы 5 елда иң күп кар яву күренеше булды.

20 гыйнварга кадәр генә Татарстан башкаласында 23 мм явым-төшем теркәлде. Гадәти айлык норма исә 45 мм санала.

Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе 22 гыйнвар көнне мәктәпләргә дистанцион укуга күчәргә рөхсәт итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG