Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны басып алучылар һәйкәлен төзекләндерүгә федераль казнадан 150 миллион сум бүленәчәк


Казанны басып алучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл
Казанны басып алучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл

Быел һәйкәлне төзекләндерү эшләре башланачак.

Күпләр Явыз Иван һәйкәле дип йөртүче 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерүгә федераль казнадан 150 миллион сум бүленәчәк. Быел аны төзекләндерү эшләре башланачак.

Телеграм каналлар язуынча, акчаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать итүеннән соң бирергә карар иткәннәр.

Элегрәк һәйкәлне төзекләндерүгә 320 миллион сум кирәк булачак дигәннәр иде.

  • Узган елны Казандагы Иске Таш мәчетен тергезүгә федераль бюджеттан 33 млн сум биреләчәге әйтелде.
  • Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, текләкләренә ирешә алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG