Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казансу янында мөселман рухи-белем бирү комплексы төзеләчәк


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Ул 4 һектар мәйданга урнашачак, хосусый мәктәп белән балалар бакчасыннан торачак. Анда татар телендә белем биреләчәк. Әлегә мәктәпнең ничә укучыны сыйдырачагы билгеле түгел, гадәти мәктәпләр кебек 1200 балага да, кечкенәрәк итеп салынып 500-800 балага да каралырга мөмкин.

Казанда Шоссе урамында мөселман рухи-белем бирү комплексы төзеләчәк. Проект белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелек итә. Әлеге үзәк хосусый мәктәп һәм балалар бакчасыннан торачак. Бу хакта "Бизнес Online"га Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләгән.

"Без милли мәгариф өчен көрәшәбез. Әлеге кишәрлек монда рухи-агарту комплексы форматында мәктәп белән балалар бакчасы төзергә мөмкинлек бирә, анда татар телендә белем биреләчәк", дигән мөфти.

Объект элекке "Кырлай" паркы артына, Кремль һәм Киров дамбалары арасындагы дүрт һектар җиргә урнашачак. Казанда Шоссе урамындагы җир кишәрлеген дини идарә һәм мәгарифкә тапшыру турында җәмәгать тыңлаулары узды. Хәзерге вакытта бу кишәрлекне телевидение үзәге өчен генә кулланырга була. Аның кадастр бәясе - 247 млн сум. 2017 елда монда ТАИФ ТНВ телеканалы өчен күпкатлы бина төземәкче иде, әмма соңрак бу проекттан баш тартты.

Казансудагы яңа комплекс ничә укучыга исәпләнә - монысы проектлау вакытында билгеле булачак. Сәмигуллин исә мәктәп 1,2 мең балага исәпләнгән булырга да мөмкин, кечкенәрәк һәм 500-800 укучыны сыйдырышлы да булырга мөмкин ди. "Кишәрлекне рәсмиләштерү белән бәйле бөтен юридик мәсьәләләр хәл ителгәннән соң, проект эшләнәчәк", дигәннәр "Бизнес Online"га Татарстан Диния нәзарәтендә.

  • Казанда татар мөселман мәктәбе төзеләчәге хакында 2019 елдан бирле сөйләп киләләр. Ул елны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин KazanSummit кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылышында "Ким дигәндә 1000 кешелек мәктәп кирәк", дигән иде.
  • "Безгә өч җир тәкъдим ителде. Без Гагарин урамындагысына тукталдык. Бу бюджет акчасына төзелмәячәк. Хосусый мәктәп булачак. Анда укыту татар телендә, ә чит тел буларак инглиз һәм гарәп теле кертелер дип ниятләнә. Бушлай булмаячак. Яхшы укытучылар килсен өчен түләүле белем бирү булачак. Мисал өчен, 10 мең сум", диде мөфти.
  • Тик ахырдан бу сүздә генә калды, юридик проблемнар аркасында мәктәпне салмадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG