Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә җирле кешене үтерүләре аркасында каршылык чарасы үтте

Җиңү мәйданында тоткарлаулар. Якутия, 24 гыйнвар 2024
Җиңү мәйданында тоткарлаулар. Якутия, 24 гыйнвар 2024

Каршылык чарасында катнашучыларны полиция тоткарлады.

Якутиядә тумышы белән Таҗикстаннан булган Русия ватандашының җирле кешене үтерүдә шикләнелүеннән соң, дистәләрчә кеше протестка чыкты. Алар Җиңү мәйданына җыелышты, дип хәбәр итә Sakhaday басмасы. Шаһитләр Сибирь.Реалиига кимендә 15 кешенең тоткарлануын әйткән.

Полиция хезмәткәрләре каршылык белдерүчеләргә үтерүдә шикләнелүче тоткарланды дигән һәм аның да Русия ватандашы булуын искәрткән.

Җирле медиалар Җиңү мәйданындагы чарада катнашучыларның таралуын җиткерә. Полиция Ленин мәйданында берничә кешене тоткарлаган, кешеләр полициядән машиналар йөри торган юл аша качып киткән.

Шаһитләр әйтүенчә, каршылык белдерүчеләрнең бер өлеше алданрак ниятләнгәнчә Орджоникидзе мәйданына кадәр үк барып җиткән, анда аларны полиция көтеп торган булган һәм "иң активларын" тоткарлаган.

Төбәкнең эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 18 яшьлек шикләнелүче һәм Намски районында туган 23 яшьлек егет "Мята" клубында көнкүреш сәбәпләр белән талаша башлаган, ә соңрак 23 яшьлек Якутия кешесе социаль челтәрләр аша шикләнелүченең адресын табып, аңа үзенең танышлары белән килгән. Министрлык мәгълүматынча, сугышта өч кеше пычактан яраланган, ә 23 яшьлек егет үлгән. Сугыш кайчан булган - анысы әйтелми, тик шикләнелүченең 22 гыйнварда тоткарлануын искәртәләр.

Республика башлыгы Айсен Николаев Telegram-каналында шикләнелүченең тоткарлануын әйтеп, җирле халыкны тынычландырырга тырышкан. "Тикшерүчеләр дә мәхкәмә дә бу эштә мәрхәмәт күрсәтмәячәк, гаеплеләр җинаять өчен канунның бөтен кырыслыгы нигезендә җавап бирәчәк. Тикшерү барышын шәхси күзәтүемдә тотачакмын", дип язган түрә.

Шулай ук ул шикләнелүченең Таҗикстанда туса да, Русия ватандашы булуын әйткән.

Таҗик җәмгыяте башлыгы Ходи Оев Якутиядә яшәүчеләргә видео-мөрәҗәгать яздырган һәм бер кешегә генә карап тулы бер халык турында фикер йөртмәскә чакырган. Видеоны Якутиянең тышкы элемтәләр министрлыгы чыгарды.

Мәхкәмә шикләнелүчене ике айга кулга алды. Адвокатлары егет шушы рәвешле үзен яклаган дип килә.

Шикләнелүченең Мөхәммәд Одинаев булуы, 2022 елда талау өчен хөкем ителүе әйтелә.

  • 2019 елның мартында Якутиядә җирле хатын-кызны Кыргызстан ватандашы көчләвеннән соң киңкүләм протестлар үткән иде. Анда меңләгән кеше катнашты. Мигрантларга янаулар килә башлады. Шундый автобус йөртүчегә җиде кеше һөҗүм итте.
  • Ул чакта Якутия мэры Сардана Авксентьева Якутия башкаласындагы протестларның чын сәбәбе - Русиядәге икътисади вазгыять белән бәйле, моңа бәяләрнең үсүе, кешеләрнең аз кереме һәм эшсезлек күп булуы сәбәпче, дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG