Кертелгән чикләүләргә карамастан, узган ел Русия бер миллиардлап долларга АКШ һәм Европада җитештерелгән югары технологияле чиплар сатып ала алган. Бу хакта Русиянең ябык таможня статистикасына сылтама белән Bloomberg җиткерә.
Агентлык тапкан документлардан күренгәнчә, Русия хәрби техника җитештергәндә дә куллана алырдай ярымүткәргечләр һәм интеграль схемнар өчен бер елда 1 млрд 700 млн доллар тоткан. Аларның яртысы АКШ һәм Европа берлегендә җитештерелгән.
Бу ширкәтләрнең санкцияләр кануннарын бозып Русиягә технологияләр сатуы турында бернинди белешмәләр юк, дип искәртә Bloomberg.
Чикләүләргә эләккән технологияләрнең күбесе Русиягә ялган юллар белән өченче илләр, шул исәптән Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия аша керә.
Тауарлары Русиягә барып эләккән Америка һәм Европа ширкәтләре Мәскәүнең Украинага һөҗүме белән бәйле кертелгән чикләүләрне тулысынча үтибез дип белдергән.
- 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
- Украинага һөҗүмне дөньяның күпчелек илләре һәм анда яшәүчеләр хөкем итеп чыкты. Русиягә каршы чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
- 2022 елда июль аенда вице-премьер вазифасына расланган Денис Мантуров Русиянең базар икътисадына нигезләнүче сәнәгать сәясәтеннән технологик суверенитетны тәэмин итү сәясәтенә күчүен игълан итте. Белгечләр исә моның уңышсызлыкка дучар булачагын һәм коррупция чәчәк атачагын фаразлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум