2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә укыту програмына "Безнең төбәк тарихы" ("История нашего края") дәресе кертеләчәк. Ул 5-7 сыйныф укучылар өчен тарих дәресе кысаларында укытылачак. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының фәрманында әйтелә.
Бүгенгә Русиянең 30 төбәге дәреслекне әзерләүдә катнаша, аларга федераль ярдәм каралган. Бу исемлектә Татарстан да бар.
Татарстан дәреслекне язуда башлыча Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәрен җәлеп иткән. Институт мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов җитәкчелегендәге авторлар исемлегендә Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев, Радик Исхаков һәм КФУның кафедра мөдире Раил Фәхретдинов бар.
Бу һәрбер төбәкнең җирле төбәк тарихы (краеведение) китабы булачак.
Марат Гыйбатдинов "Бизнес Online"га сөйләвенчә, әлегә дәреслекнең концепциясе турында әйтү иртәрәк.
"Ай ахырына кадәр алар үз карашларын җибәрергә тиеш. Федераль министрлык барысы да унификацияләнгән булырга тиеш дип саный, күрәсең. Мәскәүдән курсның структурасы нинди булырга тиешлеге турында аңлау җиткерелергә тиеш. Шулай да безгә яңа уку елына дәреслекне әзерләп чыгарга кирәк", диде ул.
Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу тарих дәресләренә дә кагылды. Инде 2023 елның 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.
2024 елда тарих предметыннан башка сыйныфлар өчен дә яңартылган дәреслек чыгачак, моннан тыш, география дәреслекләрен дә яңартырга җыеналар. Географиягә Русиянең "яңа төбәкләрен" (Украинаның оккупацияләгән җирләрен рәсмиләр шулай атый) кертәчәкләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум