Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тугыз ил БМОның Фәләстин качаклары эшләре агентлыгын финанслауны туктатты


Тугыз ил БМОның Фәләстин качаклары эшләре агентлыгын (UNRWA) финанслауны туктатты. Җомга көнне бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Австралия һәм Канада кушылды. 

Акча бирү агентлыкның 12 хезмәткәренең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды. Бу хактагы документлар пакетын җомга көнне Израил тапшырды.

Илләр тикшерү тәмамланганчы акча бүлүне туктатып торачакларын әйтте.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы баш сәркатибе Антонио Гутерриш UNRWAга булган шикләрнең җитдилеген таныды, ләкин халыкара җәмәгатьчелекне агентлыкның һуманитар эшен дәвам итүне тәэмин итәргә чакырды.
"UNRWA өчен эшләүче дистәләрчә мең ир-ат һәм хатын-кызлар, аларның күбесе һуманитар эшчеләр өчен иң куркыныч урында була торып җәзага тартылырга тиеш түгел. Аларга өметсез халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү кирәк," диде. Аның сүзләренчә, 7 октябрьдә булган һөҗүмдә катнашуда шикләнелгән тугыз хезмәткәр эштән читләштерелгән, берсе һәлак булган, тагын икесенең шәхесләре ачыклана.

Израил тышкы эшләр министры Исраэль Кац UNRWAның Газзә сызыгындагы эшен туктатырга өндәде. Аның фикеренчә, киләчәктә UNRWAны Газзәне торгызуда "тынычлык һәм үсеш идеяларына чын күңелдән бирелгән" бүтән агентлыклар алыштырырга тиеш.

UNRWA башлыгы Филиппе Лаззарини үз белдерүендә шик астына алынган хезмәткәрләрнең эштән алынганнары һәм, шикләр расланса, мәхкәмә каршына басачакларын әйтте. Ул агентлыкны финанслауны дәвам итүне таләп итте. Аның сүзләренчә, Газзә сызыгында яшәүче 2,2 миллион кешенең тормышы һәм төбәктәге тотрыклылык шуңа бәйле.

  • 1949-нчы елда оешкан БМО агентлыгы Газзә сызыгы, Үрдүннең Көнбатыш яры, Үрдүн, Лүбнән һәм Сүриядәге фәләстиннәргә медицина, белем бирү һәм һуманитар ярдәм күрсәтә.
  • Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүмнәре аркасында 7 октябрьдән бирле кимендә 26 мең 257 кеше үтерелгән.
  • Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 25 меңнән артып китте, аларның 10 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израил Фәләстин халкына карата геноцид үткәрә дип аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара мәхкәмәсенә бирде. Израил бу гаепләүне кире кага. Мәхкәмә карарны әлегә чыгармаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG