Михаил Ходорковский белән бәйле "Досье" үзәге Русия президенты Владимир Путинның Карелиядәге рәсми булмаган сарае дип аталган объект турында видео чыгарды.
Тикшеренүчеләр ун еллар тирәсе элек төзелә башлаган сарайның яңа фотоларын һәм видеосын кулга төшерә алуларына ышандыра.
Ладога күленең Марьялахти култыгы ярында "Балыкчы алачыгы", "Амбар" һәм "Бакча йорты" дип исемләнгән өч йорт төзелгән диелә. Тик алар тышкы кыяфәтләре белән алачыкка да, амбарга да охшамаган, дип искәртә "Досье".
Биләмәдә боралак өчен ике мәйданчык, яхталар өчен берничә пирс, керкә балыгы (форель) фермасы һәм мәрмәр ит җитештерү өчен сыерлар асрала торган хуҗалык бар диелә.
Документлардан күренгәнчә, сарайның мәйданы - бер дүрткел чакрым тирәсе. Әмма киртәләп алынган урманнар һәм култыкларны да исәпләгәндә, дүрт дүрткел чакрым зурлыкта килеп чыга. Бу исә Монако кенәзлеге мәйданыннан ике тапкырга күбрәк, ди тикшеренүчеләр.
Сарай биләмәсенә дүрт метрлы Марьялахти шарлавыгы да кертелгән, ул исә "Ладожские шхеры" милли паркының бер өлеше булып тора. Хәзер шарлавыкка керүне чикләгәннәр - аны чәнечкеле тимер койма белән тотканнар, сакчылар куйганнар, ә шарлавык каршына махсус чатыр урнаштырылган, тикшеренүчеләр ышандыруынча, ул махсус Путин өчен дип ясалган.
Яңа сарай төзелүе турында әле 2016 елда ук "Дождь" телеканалы хәбәр иткән иде.
2022 елда шул хакта "Медуза" белән OCCRP та язды.
Сарайны Путинның Петербурдан булган "миллиардер дуслары" төзи, алар арасына Юрий Ковальчук та кергән булган диелә. Ә сарай үзе документларга күрә Ковальчук белән бәйле ширкәтләрнеке.
Биредә яшәүчеләр Путин шушы сараена Валаам чиркәвенә барганнан соң елына кимендә бер тапкыр килә ди. Рәсми рәвештә ул дәүләт сарайлары арасына кертелмәгән.
Шулай ук тикшеренүчеләр фаразынча, йортларның берсе янында Путинны саклау өчен "Панцирь-С1" зенит-ракет комплексы урнаштырылган.
Әлегә Кремльдә бу тикшеренүгә фикер белдермәделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум