Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер ел эчендә хәрби комиссариатлар тугыз меңнән артык кеше белән контракт имзалаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Контракт төзүчеләр арасында республикада яшәүчеләр дә, чит илләрдән, шул исәптән БДБ илләреннән килүчеләр дә бар диелә.

2023 елда Татарстан хәрби комиссариатларында тугыз меңнән артык кеше белән контракт төзелгән. Бу хакта Казан контракт хезмәтенә сайлап алу пункты җитәкчесе Евгений Токмаков журналистлар белән очрашуда әйтте.

Контракт төзүчеләр арасында республикада яшәүчеләр дә, чит илләрдән, шул исәптән БДБ илләреннән килүчеләр дә бар диелә.

Татарстан күршесе - Башкортстан да бу яктан калышмый.

Былтыр сентябрь ахырында Башкортстанда алты меңләп кешенең контракт белән хезмәт итәргә китүе хәбәр ителде. Бу хакта республика хәрби комиссариатында җиткерделәр.

Башкортстанның "Prufy" басмасы үз чыганагына сылтама белән, Башкортстанга былтыр 1 декабрьгә кадәр контракт белән хәрби хезмәткә бару өчен 12 меңнән артык кеше җыю бурычы куелган, дип хәбәр иткән иде.

Татарстан очрагындагы кебек үк, Башкортстанда да контракт төзердәй кешеләрне БДБ илләре вәкилләре арасында эзләделәр.

2023 елның ноябрь-декабрь айларында Башкортстанда күптән түгел Русия ватандашлыгы алган 111 эшче мигрантны хәрби исәпкә куйганнар, шуларның өчесе белән контракт төзегәннәр.

Шулай да әлегә Башкортстанда узган ел барлыгы ничә кешенең контракт төзеп сугышка китүе турында төгәл саннар әйтелмәде.

  • Русия төбәкләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан торган 40тан артык батальон төзеде. Шул исәптән Татарстанда да "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешты.
  • Татарстанда ирләрне сугышка җибәрү төрле юллар белән алып барыла. Мәсәлән район газетлары аша реклам ясап. Район журналистлары фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя.
  • Килешү нигезендә хезмәткә чакыручы игълан район газетларының беренче битендә үк, өчтән бер өлешенә урнаштырыла. Аннан тыш, газетның арткы яки урта битләренә дә игъланнар куелырга мөмкин. Әлбәттә, алар татарчага тәрҗемә ителгән һәм "Ил безгә ышана", "Безнең артта ил" һәм башка шуның ише өндәмәләр белән бирелә.
  • Шулай ук районның хәрби бүлекчә җитәкчеләре, контракт белән хезмәт итүчеләр, шундый хезмәткә җыючылар белән әңгәмәләр дә басыла. Алар акча белән кызыктыруга яки "чын ир булсаң, раслап күрсәт" дигән манипуляциягә корылган.
  • Моңарчы Путин белән очрашуда булган Александр Сладков әйтүенчә, Русия президенты Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак дигән карашта.
  • Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле Азатлык радиосы бу сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат ачык чыганаклардан туплана.
  • Безнең хисапка күрә, 30 гыйнварга Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2406 кеше һәлак булган, шул исәптән, Татарстаннан — кимендә 1000, Башкортстаннан — кимендә 1406 кеше. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG