Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маскның Neuralink ширкәте беренче тапкыр кешенең баш миенә чип урнаштырды


Беренче чиратта бу чиплар неврология чирләре булган кешеләргә хәрәкәт итмичә, бары тик уйлау ярдәмендә генә дә компьютер белән эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Маск чиплар белән бәйле сынауларны башта кешеләргә кадәр "үлем хәлендәге" маймылларда уздырып карадык дип ышандыра. 

Илон Маскның Neuralink ширкәте беренче тапкыр кешенең баш миенә чип тегеп куйган. Бу хакта Маск үзе хәбәр итте.

"Кичә беренче кеше Neuralink-тан имплант алды һәм уңышлы рәвештә тернәкләнеп килә", дип язды ул Х социаль челтәрендә.

2023 елның сентябрендә ширкәт кешеләрдә яңа технологияне сынап карауга рөхсәт алды һәм авыруларны туплый башлады.

Neuralink сайтында процедураны түбәндәгечә тасвирлыйлар: операция барган чакта робот чипны баш миенә урнаштыра, чип хәрәкәт итәргә теләүне контрольдә тота. Тегеп куелганнан соң чип баш миенең сигналларын яздырып барачак һәм аларны махсус әсбапка җибәреп торачак, ул әсбап хәрәкәт итү ниятләрен аңлаячак.

Беренче чиратта ширкәт кешеләргә уйлау ярдәмендә генә дә компьютер курсоры яки клавиатуралар белән идарә итү мөмкинлеге бирә. Бу авыр неврологик чирләре булган кешеләргә җанлырак тормыш алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Маск чиплар белән бәйле сынауларны башта кешеләргә кадәр "үлем хәлендәге" маймылларда уздырып карадык дип ышандыра. Бу "сәламәт маймыллар өчен куркынычны киметү өчен" эшләнде диелә.

Шул ук вакытта ветеринария хисапларыннан күренгәнчә, тәҗрибәләр уздырган чакта маймылларны көзән җыеруы, баш мие шешү, паралич сугуы очраклары теркәлгән, дип яза Reuters.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG