Сишәмбе, 30 гыйнварда Германия, Нидерланд һәм Польша гаскәрне һәм коралларны чик аша тиз арада чыгаруга комачау итә торган бюрократик тоткарлыкларны киметә торган килешү имзалады, дип җиткерә Reuters.
2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, НАТО белән Европа берлеге Мәскәү белән кораллы низаг чыга калса дип тизәйтелгән әзерлек башлады. Мондый хәл чыккан очракта АКШ һәм НАТОның башка беректәшләре Германия һәм Польша аша көнчыгышка таба зур өстәмә хәрби көчләрен җибәрергә тиеш булачак.
Брүсселдәге Европа саклану агентлыгында чыгыш ясаганда Нидерланд саклану министры Кайса Оллонгрен теләсә нинди низаг ихтималы килеп чыкканчы ук, кораллы көчләрне эшкә җигү өчен тиз арада шартлар булдыру бик мөһим дип белдерде.
Төньяк Атлантика альянсы үзенә керә торган илләрне Европада гаскәрләрнең күчеп йөрүенә бюрократик тоткарлыкларның артык күп булуы комачаулый һәм бу Русия белән низаг очрагындагы кебек җитди тоткарлыкларга китерергә мөмкин, дип кисәтте.
НАТО гаскәрләре өчен күп төрле кагыйдәләр бар, әйтик хәрби конвойларның озынлыгына кагылышлы таләпләр, шулай ук кораллар китергәндә алдан хәбәр бирергә кирәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум