Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: 2023 елда Русиядә тикшерү изоляторларында, полиция бүлекчәләрендә һәм тоткарлаган чакта кимендә 50 кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мондый үлемнәр кимендә 34 торак пунктта теркәлгән, алар арасында Уфа да бар. "Вёрстка" харитасыннан күренгәнчә, Уфада полиция яки ФСИН машинасында үлү очрагы булган.

2023 елда Русиядә тикшерү изоляторларында, махсус тоту урыннарында (спецприемник), мәхкәмәләрдә, полиция бүлекчәләрендә һәм полиция машиналарында кимендә 50 кеше үлгән, дип исәпләп чыгарган "Вёрстка". Басма дәүләт оешмалары һәм медиалар чыгарган хәбәрләрне анализлаган.

Иң күп үлемнәр тикшерү изоляторларына туры килә - бер ел эчендә анда 22 кеше үлгән. Полиция бүлекчәләрендә - 14, тоткарлаган чакта - биш, полиция машиналарында - дүрт, махсус тоту урыннарында - ике, мәхкәмәдә - бер, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) машинасында - бер һәм тикшерү изоляторыннан хастаханәгә китергәч бер кеше үлгән.

Вафат булучылар арасында 48 ир-ат һәм ике хатын-кыз бар диелә. 11 кешенең янәсе йөрәге белән проблемнары булган, 11 кеше үзенә кул салган, ә тугыз кеше "кисәк кенә үзен начар хис итә башлагач" үлгән.

Кимендә ике кеше полиция җәфалаганнан соң һәлак булган, тикшерү изоляторында наркотиклар белән агуланып бер кеше, хроник авырудан бер кеше, медицина ярдәме махсус күрсәтелмәгәнгә бер кеше вафат булган. Ә бер кешене камерадашлары үтергән. Тагын 13 кешенең үлем сәбәпләре билгеле түгел диелә.

Үлүчеләрнең уртача яше - 45,5. Исемлектә иң яшь кеше - Якутиянең Белая Гора бистәсеннән 13 яшьлек мәктәп укучысы. Аны өенә аңсыз рәвештә машина багажнигына салып полиция хезмәткәрләре китергән.

Иң өлкән мәрхүмгә 73 яшь булган, Николай Бухонин педофилиядә шикләнелгән. Ирне тикшерү изоляторында үле килеш тапканнар, аның төрле тән җәрәхәтләре булган.

Мондый үлемнәр кимендә 34 торак пунктта теркәлгән, алар арасында Уфа да бар. "Вёрстка" харитасыннан күренгәнчә, Уфада полиция яки Җәзаларны үтәү федераль хезмәте машинасында үлү очрагы булган. Мәсәкүдә - ун кеше, Дондагы Ростов белән Екатеринбурда - өчәр, Липецки, Оренбур һәм Самарда икешәр кеше үлгән диелә.

  • Мондый беренче күренешләр 2024 елда да теркәлә башлады. Әйтик 25 гыйнварда Уфада яшәүче Рифат Даутовны да ОМОН хезмәткәрләре урлап киткән иде, шуннан соң ул үлде. Ирне активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына каршы протестларда катнашуда шикләнделәр. Даутовның үлемен туганы Зәлия Әхмәдиева хәбәр итте.
  • Быел гыйнварда Татарстан колониясендә тоткыннар сугышты, аларның берсе үлде. "5нче колониядә ике тоткын арасында чыккан низаг аркасында аларның берсе һәлак булды, тагын дүрт тоткын сугышучыларны аермакчы булганда җәрәхәтләр алган. Әлеге хәл җәзаны кырыс шартлар белән үтәү отрядында чыккан. Бөтен яраланучыларга медицина ярдәме күрсәтелде", дип җиткерделәр Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG