Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 315 мең хәрбие яраланган яки һәлак булган. Бу хакта Foreign Affairs журналына Америка Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бернс сөйләгән.
Аның сүзләренчә, Русиянең сугышка кадәр булган танк запасларының өчтән бере сугышта юк ителгән, ә ун еллык хәрби модернизация програмы бөтенләй туктап калган.
"Соңгы ике дистә елның күп өлешен Русия президенты Владимир Путинның үз эченә ала торган канәгатьсезлек, амбицияләр һәм ышанмау комбинациясен аңларга тырышып үткәрдем. Мин бер әйберне аңладым: аның Украинаны һәм Украина сайлаган юлны контрольдә тотарга тырышуын бәяләп бетермәү - һәрвакыт хата булыр иде. Ул бу контроль булмаса Русия - бөек держава, ә ул үзе - Русиянең бөек лидеры була алмаячак дип саный", ди Бернс.
Үзәк күзләү идарәсе башлыгы фикеренчә, бу ел мөгаен "Украинадагы сугыш кырында авыр ел булачак".
Бернс фикеренчә, Путин вакыт үзенә файдага уйный."Украинаны изә, аның Көнбатыш тарафдарларын йончыта алырмын", дип уйлый.
Бернс хәзерге вакытта Русия саклану өлкәсе җитештерүен Кытайдан кирәк-яраклар кайтартып торгыза, шулай ук Иран белә Төньяк Кореядән кораллар ала, дип искәрткән.
"Украинаның бурычы - Путинның тәккәберлеген җимерү һәм Русия өчен низагны дәвам итүнең кыйбатка төшәчәген күрсәтү", ди Бернс.
Үзәк күзләү идарәсе җитәкчесе фикеренчә, Көнбатышның Украинага ярдәмен саклап калу - уңыш ачкычы булып тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум