Казан федераль университетының (КФУ) 17 яшьлек студентына Telegram-да 100 кеше утыра торган чатта калдырган фикере өчен Җинаять кодексының 282 маддәсе 2 өлеше нигезендә (милләт билгеләре ягыннан затлар төркеменә нәфрәт яки дошманлык уяту) җинаять эше ачылган.
Бу хакта ASTRA җиткерә.
Аның нәрсә дип фикер язуы әйтелми.
Шулай ук егеткә дәүләт символларын мәсхәрәләү турында (Җинаять кодексының 329 маддәсе) эш ачылган. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, үсмер 2023 елда Русия флагын кискән һәм моны телефонына төшергән.
Хәзерге вакытта аннан читкә чыкмау турында имза алганнар.
- Татарстанда яшәүчеләргә Telegram-да калдырган фикерләре өчен моңарчы да җинаять эшләре ачылганы булды.
- Әйтик былтыр көз Татарстанда Мосыйфуллин фамилияле егеткә тикшерү комитеты Telegram-каналда язган сүзләре өчен "нәфрәт уяту" турында җинаять эше ачкан иде. Ул татар чатларында урысларга карата көч куллану гамәлләре кылырга чакырган, урысларның акыл сыйфатлары турында фикер йөрткән һәм аларны "үтерү белән бәйле турыдан-туры янаулар белдергән" диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум