Вознесенский трактының икенче булып төзелүче юлы татарстаннар өчен түләүле булачак. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык йомгаклау утырышында президент Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза"Бизнес Online"
"Казанда зур эш бара. Аеруча шәһәрдән чыга торган ике юл — Вознесенский шоссесы һәм Горький шоссесы. Вознесенский юлын йөз процент бетерергә кирәк, ул да хосусый-дәүләт проекты. Ул түләүле юл булачак", дигән Миңнеханов.
Вознесенский трактының Гвардейский урамыннан Җиңү проспектына кадәр өлешен 2023 елның октябрендә ачтылар.
Төзелешнең беренче этабына 13,4 млрд сум тотылды. Ул 3,8 чакрымлык юл иде. Бу Совет районындагы Гвардейский, Гадел Кутуй урамнарында машиналар хәрәкәтен җиңеләйтер дип көтелде. Әмма юл ачылгач та беренче көнне үк анда тыгынлыклар хасил булды.
- Вознесенский тракты Әмәт магистраленнән М7 машина юлына чыга. Аның гомуми озынлыгы 11,7 чакрым. Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр сузылган 2,5 чакрымлык беренче өлеше бушлай булачак.
- Ә юлның икенче өлешен түләүле итмәкчеләр. Ул Җиңү проспектыннан М? машина юлына кадәр. Бу өлешенең озынлыгы 7,9 чакрым.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум