Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илгә күчкән һәм Украинаны хуплаган йолдызларны эзәрлекләргә чакыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу эзәрлекләү ничек тормышка ашырылырга тиеш - монысын басма чыганаклары әйтмәгән.

Русия тышкы эшләр министрлыгы дипломатлардан Украинадагы сугышка каршы чыгыш ясап, илдән күчеп киткән танылган кешеләрне һәм мәдәният эшлеклеләрен чит илдә эзәрлекләүне таләп итә. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Bloomberg яза.

Агентлык әңгәмәдәшләре әйтүенчә, тышкы эшләр министрлыгы "дус булган" илләрдә яшәүче һәм Украинадагы сугышка, Кремль сәясәтенә каршы чыккан Русия йолдызларын эзәрлекләргә кушкан. Бу эзәрлекләү ничек тормышка ашырылырга тиеш - монысын басма чыганаклары әйтмәгән.

Шул ук вакытта Bloomberg "Би-2" төркеме белән бәйле хәлне искә ала. Төркем әгъзаларын 25 гыйнвар көнне Пһукеттагы концерттан соң тоткарлаганнар иде. Аларны Таиландка турист визасы белән кереп, эш визасы булмаган килеш эшләгән өчен штрафка тарттылар.

Элегрәк "Би-2" музыкантлары берничә тапкыр Украинага һөҗүмне тәнкыйтьләп чыкты, ә аларны тоткарлауга Русия тышкы эшләр министрлыгының катнашы булуын турыдан-туры булмаса да министрлык вәкиле Мария Захарова раслады.

Русия сәясәтчесе Дмитрий Гудков әйтүенчә, элегрәк Русиянең Пһукеттагы баш консулы Владимир Соснов Таиланд хакимиятләренә Русия музыкантларының "кара исемлеген" җибәргән булган, Русия бу артистларның концертларын тыюны, аларны депортацияләү белән кызыксына.

Bloomberg-та чыккан язмага фикер белдереп, тышкы эшләр министрлыгында ТАСС-ка "Киев режимын финанслаучы яки хуплаучы бөтен кешене эзәрлекләргә түгел, хөкем итәргә кирәк", дигәннәр.

  • 2024 елның гыйнвар башында Таиландта Украинадагы сугышка каршы фикер белдергән стендапчы Руслан Белыйның чыгышын, ә соңрак Максим Галкинның концертын үткәрттермәделәр.
  • Элегрәк сугышка каршы карашлы берничә Русия артистына (аларның берсе - Русиядә "ят агент" дип игълан ителгән Максим Галкин иде - ред), Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге мәйданчыкларны да яптылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG