Кичә, 1 февраль көнне Казанның вакытлыча тоту изоляторыннан азат ителгән мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәковка тәртип саклау оешмалары вәкилләренең бернинди дәгъвалары да юк. Тикшерү Тәүдирәковның Русиядә тыелган оешмаларны иганә итүгә бернинди катнашы булмавына инанган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
"Минем акчаларга тикшерүнең сораулары юк. Янәсе берәү мине "Изгелек кәрваны" ("Караван добра") фондындагы эшчәнлегеннән тыш тагын каядыр акчалар керткән дип әйткән булган. Мин җүләрме әллә, эшем юкмы? Хәзер миңа карата булган сорауларның калмавын әйттеләр, читкә чыкмау турында имза да алмадылар, берни алмадылар", дигән Тәүдирәков басма хәбәрчесенә.
Рәсүл Тәүдирәковны Мәскәү һәм Казандагы тагын 15 кеше белән бергә бу атна сишәмбе көнне тоткарладылар. Татарстан тикшерү комитеты Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) материаллары нигезендә "террорчы эшчәнлеккә булышу" турында җинаять эше ачты. Бу маддә нигезендә иң күбе 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
Әлегә бу җинаять эше нигезендә Казанда "Иминлек өлкәсе" ("Сфера безопасности") хосусый сак оешмасы җитәкчесе Турлан Хәлилов тикшерү изоляторына җибәрелде.
Хәлилов мәхкәмәдә "сез дөрес кешене тоткарламадыгыз" дип әйткән иде. Ул Казанда 2003 елдан бирле яшәвен, шул вакыттан бирле кул көрәшеннән ярышлар уздыруын, аларда катнашуын, тренер булуын сөйләгән. "Миндә тәрбияләнгән өч сугышчы "махсус хәрби операция"дә (Русиядә хакимиятләр Украинага һөҗүмне шулай атарга куша - ред.) һәлак булды. Патриотик рухлы кеше ничек террорчы була ала?", дигән ул. Шаһитлар күрсәтмәләрен Хәлилов сафсата дип атаган. Аны 22 мартка кадәр тикшерү изоляторына утырттылар.
Тәүдирәков исә үзе белән бәйле вакыйгадан соң Русия өммәтенең бердәмлегенә инандым дип белдергән. "Бөтенесе иске үпкәләрен онытты, мине яклап чыкты. Русиянең кайбер мөфтиятләре белән киеренке мөнәсәбәттә булуым беркемгә сер түгел, менә алар беренче булып мине яклады, минем турында бәяләмәләр бирделәр", дигән ул "Бизнес Online"га.
- Рәсүл Тәүдирәковның адвокаты Руслан Нәгыев блогерның берничә ел элек чит илгә акча күчерүе турында сораулар туган, дигән иде. 30 гыйнварда аны 48 сәгатькә кадәр сак астына алдылар.
- Рәсүл Тәүдирәков "Мулла из-за угла" телеграм-каналы алып бара. Ул мөселманнар тормышы, хәйрия эшләре турында яза, аларга карата хокук бозуларны күрсәтеп бара, Африка илләрендә коелар казып, кешеләрне су белән тәэмин итүдә ярдәм хәрәкәтендә катнашты.
- Әлеге җинаять эше нигезендә Мәскәүдә һәм Казанда тентүләр узган дип белдерелде. Тикшерү мәгълүматына караганда, 2021 елда Татарстаннан берничә кеше "төрек кураторларына" "Ислам дәүләтенә" ярдәм өчен акча җибәргән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум