Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда такси бәясе бер елда 22 процентка кыйбатланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елның мартыннан таксига бәя туктаусыз арта башлады. Соңгы ике елда бәяләр аеруча узган елның августында кисәк арткан. Июль белән чагыштырганда августта бәяләр 10,5 процентка күтәрелгән.

Татарстанда бер ел эчендә такси бәясе 22 процентка кыйбатланган һәм бер чакрым өчен 31,7 сумнан артып киткән. Бу Росстат белешмәләреннән күренә.

2022 елның мартыннан таксига бәя туктаусыз арта башлады. Соңгы ике елда бәяләр аеруча узган елның августында кисәк арткан. Июль белән чагыштырганда августта бәяләр 10,5 процентка күтәрелгән.

Аңа кадәр мондый кисәк кыйбатлану 2022 елның сентябрендә булган. Ул чакта алдагы ай белән чагыштырганда сигез процентка арткан.

Былтыр сентябрьдә Казанда такси бәяләренең нык күтәрелүе хәбәр ителгән иде. Такси кыйммәтләнүенә йогынты ясаган сәбәпләрнең берсе – Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе диелде.

"Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты. Чыгымнар арткан вазгыятьтә кайбер машина йөртүчеләр башка шөгыльгә өстенлек бирә һәм вакытлыча яки озак вакытка һөнәрләрен ташлап тора", дип белдерде такси хезмәте вәкиле.

  • Шул ук вакытта таксига бәяләрнең Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә артуы әйтелде.
  • Моннан тыш юлчы ташу белән бары тик юридик затларга гына шөгыльләнергә рөхсәт итүче һәм машина йөртүчеләргә дә такси ширкәтләренә дә күпсанлы таләпләр кертүче канун үз көченә керде, бәяләр артуга бу да йогынты ясады.
  • Әйтик бу җәйдә Татарстан хөкүмәт йорты республикада такси эшен көйләүче яңа кагыйдәләр әзерләгән иде. Аерым алганда, аларга ярашлы машинаның төсе ак яки сары булырга тиеш.
  • Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов фикер алышулар вакытында, яңа кагыйдәләр кертелсә, таксида йөрү бәясе артырга мөмкин, чөнки канунсыз эшләүче таксичыларны "аралап аласы булачак" дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG