Башкортстанда ел саен яман шешнең 13-14 мең очрагы теркәлә. Аеруча үпкә, күкрәк бизе, мәни бизе, юан эчәк, тире яман шешләре еш очрый. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтте, дип яза Mkset.
Министр хәзерге вакытта авыруларны дәвалау өчен "колоссаль мөмкинлекләр" бар дигән, әмма профилактика чараларын үткәрү мөһим булуын әйткән һәм халыкны диспансеризациягә чакырган.
Шул ук вакытта 2023 елда Татарстанда яман шеш беренче тапкыр 18 152 кешедә ачыкланган дип хәбәр ителгән иде. Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.
2023 елда онкологиянең иң еш очрый торган төрләре - юан һәм туры эчәк шешләре (13,8%), тире меланомасы (13,5%), күкрәк бизе шеше (12,8%), үпкәләр (8,1%), хатын-кызларның җенси органнары (8,8%) һәм башкалар.
Бүгенгә Татарстанда яман шеш белән авыручылар исәбендә 121 меңнән артык кеше тора.
- 2022 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны беренче тапкыр 17 меңнән артты.
- 2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде.
- "Ел саен авыручылар саны арта. Мин моны үз күзәтүләрем буенча да, табибларның үзара сөйләшүеннән дә ишетеп әйтәм. Еш кына алар, теге яки бу яман шеш, гадәттә, өлкәннәрдә генә була иде, хәзер бу диагноз яшәрде, дип сүз каталар бер-берсенә. Операция өстәлендә яшьләр күп", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум