Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Диния нәзарәте быел ураза тотуның төгәл көннәрен, фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Беренче тәравих намазы 10 март укылачак. Мөселманнар уразага 11 мартта керәчәк. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә. 

Татарстан Диния нәзарәте ураза тотуның төгәл көннәрен, фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләде. Әлеге карар 6 февральдә мөфтиятнең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы утырышында кабул ителгән.

Рамазан ае 10 мартта кояш баю белән башланачак. Бу көнне республиканың мәчетләрендә тәравих намазы укылачак. Мөселманнар уразаның беренче көнен 11 мартта тотачак. Быел ураза 30 көн тотылачак. Уразаның соңгы көне 9 апрельдә булачак. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш белән), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын белән) дип билгеләнде.

Фитыр сәдакасы арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаганнар ураза тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия бирергә бурычлы.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG