Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк сайлау комиссиясе Надеждинны теркәүдән баш тарткан


Борис Надеждин
Борис Надеждин

Надеждин комиссиянең бу карарын мәхкәмәгә шикаять итмәкче.

Русия үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка намзәтләр Борис Надеждин белән Сергей Малинковичны теркәүдән баш тарткан. Надеждин комиссиянең бу карарын мәхкәмәгә шикаять итмәкче, Малинкович исә карарга каршы килеп тормаячак.

Бүген, 8 февральдә булган утырышта Үзәк сайлау комиссиясе Надеждинны хуплаучыларның 9147 имзасын гамәлгә яраксыз дип тапкан. 95 587 имза дөрес дип табылган. Теркәлү өчен исә 100 мең имза кирәк, ә комиссиягә 105 меңнән дә артыграк имза тапшыру ярамый иде.

Үзәк сайлау комиссиясе үлгән кешеләрнең имзаларын, хаталы (эчке эшләр министрлыгы базасы белән туры килми торган) имзаларны, сайлау комиссиясе әгъзалары җыйган имзаларны (бу канун белән тыела), сайлаучылар үзләре кул куймаган дип табылган имзаларны яраксыз дип тапты.

Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе Борис Надеждинның сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларның 15 процентын гамәлгә яраксыз дип тапкан иде. Теркәлү өчен 5 проценттан да артмавы кирәк. Надеждин имзалар өчен көрәшәчәген әйтте.

Соңрак аларның кайберләрен Үзәк сайлау комиссиясе үзе ясаган хаталар арасында гамәлсез дип табулары ачыкланды. Мәсәлән Дондагы Ростов шәһәрен комиссия үзенә "Ростов на дому" дип язып куйган һәм имзаны гамәлгә яраксыз дип тапкан. Надеждин мондый имзаларын яклап чыга алды.

Үзәк сайлау комиссиясе "Русия коммунистлары"ннан намзәт Сергей Малинковичны да теркәүдән баш тартты: аның 8979 имзасы яраксыз дип табылды.

Шулай итеп Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кенә намзәтне теркәде, шуларның берсе - Русиянең гамәлдәге президенты Владимир Путин. Ул инде бишенче тапкыр президент булырга җыена. Сайлауда Путин үзен-үзе тәкъдим итә, аңа теркәлү өчен кимендә 300 мең имза тапшырырга кирәк иде. Үзәк сайлау комиссиясе аларның 0,15 процентын гамәлгә яраксыз дип тапты.

  • Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъдә итә.
  • Хәзерге вакытта аңа 60 яшь, сәясәттәге юлын ул 1990нчы елларда башлый. 2000нче елларда "Уң көчләр берлеге" ("Союз правых сил") фиркасеннән Русия думасы депутаты була.
  • Элегрәк Русиянең оппозиционер сәясәтчеләре: Максим Кац, Михаил Ходорковский һәм Алексей Навальный тарафдарлары Надеждинның сайлауга баруын хупларга чакырды. Шуннан соң Русия һәм чит ил шәһәрләрендә Надеждин өчен имзалар җыю нокталарында чиратлар җыелды.
  • 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
  • Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде.
  • Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG