Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда психик авырулары булган 87 мең кеше яши


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанда андыйлар саны 26 мең.

Татарстанда психик авырулары булган 87 мең кеше яши, шуларның 26 меңе Казанда.

Бу хакта менталь инвалидлыгы булган яшьләрне социальләштерү мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәлдә әйттеләр, дип яза "Татарстан 24".

Республикадагы психик авырулы кешеләрнең 19,4 проценты (16 856) — балалар, 29,9 проценты (25 933) — 18-39 яшендәге яшьләр. Казанда да күрсәткечләр шундыйрак: Татарстан башкаласындагы психик авырууы булган кешеләрнең 19,2 проценты (5044) — балалар, 25,6 проценты (6731) — яшьләр.

Балачакта бирелә торган инвалидлыклар арасында соңгы дүрт елда психик тайпылышлар һәм үз-үзеңне тоту тайпылышлары беренче урында тора. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында — дүртенче урында.

Күптән түгел Башкортстан хезмәт министры Ленара Иванова да Башкортстанда психик авырулы балаларның саны артуын әйткән иде.

"Инвалид балаларның саны даими артып тора, аеруча психик, нерв бозыклыклары булган балалар саны арта. Бу яктан коточкыч хәлләр бездә - аутизм арта, шундыйрак авырулар. Аңлавыбызча, ата-аналарның стрессы соңрак балаларда чагылыш табадыр", дип белдергән иде министр.

  • Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белешмәләренә күрә, республикада яшәүчеләрнең җиде процентында – инвалидлык бар. Татарстанда инвалидлыгы булган балалар санының артуы күзәтелә, бу исә авыруларны иртә ачыклау белән бәйле, дип белдерде Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
  • 2023 елның 1 маена инвалидлыгы булган 283 мең кеше теркәлгән, аларның 266 меңе – өлкәннәр, 17 меңе – балалар (0,5 проценты). Чагыштыру өчен: 2020 елда Татарстанда 15,6 мең инвалид бала булган, 2021 елда – 16 мең, 2022 елда исә – 16,8 мең. Шул ук вакытта зурлар арасында инвалидлар саны акрынлап кими бара диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG