Казанда 19нчы төзәтү колониясенең транзит-озату пункты җитәкчесе — 33 яшьлек Торгул Исламзадәгә каршы җинаять эше ачылган. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" җиткерә.
Колонияне карап чыккан вакытта ул Samsung Galaxy A73 телефоны тапкан, бу телефон инде үлгән бер тоткынныкы булган. Исламзадә телефонны тиеш булганча рәсмиләштермәгән, хезмәт тикшерүе үткәрмәгән, ә үзенә алган, дип яза басма чыганакларына таянып.
Җитәкченең гамәлләрен "вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү" (Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеше) дип бәяләгәннәр. Ул гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта читкә чыкмау турында имза алганнар, аны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар диелә хәбәрдә.
- Быел гыйнварда Казанның 2нче төзәтү колониясе җитәкчесе Марат Сәйфетдинов тоткарланган иде. Ул ришвәт алуда шикләнелә. Мәсәлән, җинаять эшенең бер эпизоды - 50 тавык сатып алганда акчасын түләттерү белән, икенчесе 2022 елның мартында 200 лалә чәчәге сатып алдырту белән бәйле диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум