Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда экоактивист Илдар Йомаголовның улын куәт оешмалары вәкилләре сорау алу өчен Сибайга алып киткән


Илдар Йомаголов. Архив фотосы
Илдар Йомаголов. Архив фотосы

Бу хакта Йомаголов үзе җиткерде. "Гаиләң, якыннарың аша нәрсәгәдер ирешергә тырышулары бик начар", ди ул.

Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан качып киткән экоактивист Илдар Йомаголовның улын кичә, 8 февраль кичендә, куәт оешмалары вәкилләре сорау алу өчен Сибайга алып киткән. Йомаголов Youtube-дагы каналында шул хакта сөйләгән видеосын чыгарды.

"Кайсы оешма хезмәткәрләре сорау аладыр - Федераль иминлек хезмәтеме (ФСБ), тикшерү комитетымы, полицияме, белмим. Әмма, егетләр, сез бит үзегез дә шушы агуланган һаваны сулап яшисез, экологияне сакларга кирәклеген беләсез. Хезмәт вазифаларыгызны башыгызны эшләтеп үтәгез инде", ди Йомаголов.

Активист хәзерге вакытта Казакъстанда булуын әйтә. Ул экология белән бәйле эшчәнлек алып барганлыгын, әмма пропагандачыларның аны фетнәче һәм хәтта коллаборант дип атавын искәртә.

"Гаиләң, якыннарың аша нәрсәгәдер ирешергә тырышулары бик начар", ди ул. Шулай ук ул куәт оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп "Безнең республикада җинаятьче - ул Хәбиров, моны аңлавыгызны телим. Моны фактлар белән күрсәтәм. Сезгә тикшерергә һәм җинаять эше генә ачарга кала", ди.

"Хәзер Башкортстанда Хәбировка (республика башлыгы Радий Хәбиров - ред.) миләтчеләр дә, экстремистлар да түгел, Русия Конституциясендәге хокукларның үтәлүен теләүче кешеләр каршы чыга", ди видеода Йомаголов.

Узган атнаның җомгасы, 2 февральдә, Йомаголов өендә тентү узган иде.

"Тентүе — бер хәл. Хатынымны каядыр алып киткәннәр. Аны сөйләштерергә телиләр, ахрысы" дигән иде ул.

  • 15 гыйнварда Баймакта җыелган меңләгән халык алдында чыгыш ясап, Йомаголов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эшеннән китәргә тиеш дип белдерде. Баймактагы протестлардан соң ул республикадан күчеп киткәнен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Башкортстанда аңа "куркыныч" яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG