Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта халык җыенында катнашкан кешеләрне Апатиты һәм Сургут шәһәрләрендә тоткарлаганнар


Баймак мәкхәмәсе бинасы янында, 17 гыйнвар
Баймак мәкхәмәсе бинасы янында, 17 гыйнвар

Инсаф Исламов гаиләсе белән Апатиты шәһәрендә яши. Ул шундагы тикшерү изоляторында тотыла. Сургут шәһәрендә Илнур Асылгужин тоткарланган. Аңа әле чикләү чарасы билгеләнмәгән.

Баймакта активист Фаил Алсыновны яклап узган җыенда катнашу өчен Мурманский өлкәсе Апатиты шәһәрендә Инсаф Исламов тоткарланган. Аңа карата киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 212.2нче маддәсе). Бу хакта хатыны Гөлсинә Исламова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Инсафны 6 февральдә юлда барган чакта полиция тоткарлаган. "Кайдалыгын белмәс тә идем, паспорты кирәк булган, миннән паспортын китерүне сорады. 9 февральдә мәхкәмә утырышы булды, ачык тәртиптә узды, иремне 6 апрельгә кадәр кулга алдылар. Утырыштан соң берничә сүз алыша алдык", дип сөйләде Гөлсинә Исламова. Аның видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

Исламовлар гаиләсе Апатиты шәһәрендә яши һәм эшли, аларның балигъ булмаган ике баласы бар.

Адвокатлар өчен акча җыю оештырганнар. Инсаф Исламов Апатиты тикшерү изоляторында кала, Уфага кайчан күчерүләрен белмим диде хатыны.

Сургут шәһәрендә 8 февральдә Илнар Асылгужин тоткарланган. Эзләнүе турында белгәч, полиция бүлегенә үзе килгән дип хәбәр итте аның туганы Рифат Асылгужин. Илнар 48 сәгатькә тоткарланган, чикләү чарасы әлегә билгеләнмәгән. Аңа Русия җинаять кодексының киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212 маддәсенең 1 өлеше), киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212 маддәсенең 2 өлеше), хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318 маддә) маддәләре нигезендә гаепләү белдерелгән.

Илнар Асылгужин - ике бала атасы, хатыны декрет ялында, эшләми.

Баймактагы җыеннан соң ачылган җинаять эше нигезендә дүрт бала атасы Валләм Моталлаповның тоткарлануы да билгеле булды. Аның туганы сөйләвенчә, Моталлаповны 9 февральлдә тоткарлаганнар һәм ул тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә. Чикләү чарасы турында хәбәр ителми.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
  • Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган. Кешеләргә Җинаять кодексының киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212 маддәсенең 1 өлеше), киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212 маддәсенең 2 өлеше), хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318 маддә) маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.
  • 10 февральгә 40ка якына кеше сак астына алында. "Баймак исемлеге" көн саен диярлек тулыланып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG