11 февральгә каршы төндә, Русия армиясе Shahed дроннары белән Украинага һөҗүм иткән. Дроннар Киев районнары белән Украинаның көньяк һәм үзәк төбәкләренә җибәрелгән.
Украина кораллы көчләре белдерүенчә, 45 дронның кырыгын һава һөҗүменә каршы тору системы бәреп төшергән.
Бу соңгы вакытта иң зур һөҗүмнәрнең берсе булган. Һава һөҗүменә каршы систем биш сәгатьтән артык эшләгән. Киевта һава кисәтүе ике сәгать дәвам иткән. Шәһәр хакимияте әйтүенчә, барлык дроннар Украина башкаласына якынлашканда бәреп төшерелгән.
Киев өлкәсендә дрон калдыклары бер ширкәткә төшеп янгын чыккан, шулай ук келәтләргә зыян килгән.
Николаевта дрон сәнәгать корылмасына бәрелгән һәм янгын чыккан. Шартлау нәтиҗәсендә күршедәге торак йортлар һәм газуткәргечкә зыян салынган. Николаев мэры Александр Сенкевич хәбәр итүенчә, бер яраланган кешегә ярдәм күрсәтелә.
Днепропетровски өлкәсендә шулай ук янгын чыккан, 39 яшьлек ир кеше җәрәхәтләнгән.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум