Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты Путиннан Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган Рәсүл Ахияретдинов видеосын тикшерәчәк


Һәйкәл
Һәйкәл

Элегрәк Ахияретдинов үз сүзләре өчен гафу үтенгән иде. 

Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин президент Владимир Путиннан Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган Башкортстан җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Ахияретдинов видеосын тикшерергә кушкан.

Русия тикшерү комитеты мәгълүмат үзәге фикеренчә, Ахияретдинов сүзләрендә "кешеләрнең дини хисләрен мыскыл итү" ята. Әлеге маддә нигезендә Ахияретдиновка өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Элегрәк Ахияретдинов үз сүзләре өчен гафу үтенгән иде.

"Мөселман дин әһелләре, Русия православ чиркәве руханилары һәм Волгоградта яшәүчеләр белән аралашканнан соң бер генә кеше дә аның мондый кыяфәттә булуыннан канәгать түгел дигән фикергә киләм. Мондый мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә хәл ителмәвен аңлыйм, шуңа ил президентына мөрәҗәгать итәм", дигән иде видеода Ахияретдинов.

  • Былтыр июль аенда Ана-ватан һәйкәленең күкрәген "кытыклап" видео төшергәне өчен блогер кызга "җирләү урыннарын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.
  • 2018 елда Башкортстан егете Рәсүл Ахияретдинов татар атларын җигеп Болгардан Мәккәгә хаҗ сәфәренә чыккан иде. Теләге – изге җирләргә барып җитү, хаҗ кылу, татар атын дөньяга таныту иде. Тик ул максатына яртылаш кына иреште – атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG