Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина АКШның Татарстандагы ширкәтен "сугыш иганәчеләре" исемлегенә керткән


Сүз утка чыдамлы эшләнмәләр җитештерүче Allied Mineral Products турында бара. Ул Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында теркәлгән.

Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы АКШның Русиядә эшкуарлык алып баручы ширкәтен "сугыш иганәчеләре" исемлегенә керткән. Сүз утка чыдамлы эшләнмәләр җитештерүче Allied Mineral Products турында бара. Бу хакта агентлыкның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Allied Mineral Products Русиядә "Аллайд минерал продактс рус" буларак эшли. Ул Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында теркәлгән.

Украина агентлыгы мәгълүматынча, 2022 елда ширкәт Русия бюджетына 772 мең доллар салым түләгән. 2022 елның апреленнән ширкәт Русиягә 3,5 миллион долларлык продукция керткән.

  • "Аллайд минерал продактс рус" оешмасы 2016 елда оешты. Аның мөдире - Түбән Каманфң "Эластик" заводының элекке мөдире Дмитрий Шемякин.
  • 2022 елның 24 февралендә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда чит ил инвестицияләре кимеде, халыкара брендлар Русиядән китте. Шуның бер нәтиҗәсе — Татарстанга чит илдән киләчәк инвестицияләр 5 тапкырга кимер дип көтелә. Шуңа да Татарстан Русия төбәкләреннән инвестицияләр җәлеп итә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG