Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиа": ФСБ Росавиация офисларында тентүләр уздырып, 60ка якын очкычны канунсыз чит илгә чыгару турында җинаять эшләре ачкан


Mи-8 боралагы. Иллюстратив фото
Mи-8 боралагы. Иллюстратив фото

Боралаклар һәм очкычлар шул исәптән "дус булмаган" илләргә дә сатылган, ахырдан өч боралак Украинадагы сугышта Украина ягында катнашкан диелә.

2022 елның мартыннан 2023 елның июненә кадәр барлыгы 59 Ил-76 очкычын һәм Ми-8 боралагын канунсыз рәвештә чит илгә чыгарганнары өчен Росавиациядә эшләүче берничә кешегә җинаять эшләре ачылган. Бу хакта тәртип саклау оешмаларына якын ике чыганагына һәм транспорт министрлыгындагы чыганагына сылтама белән "Известия" җиткерә.

Аерым алганда Очышлар иминлеге инспекциясе идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Кристина Бывалинада һәм сивил очкычларны дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе урынбасары Петр Козыревта тентүләр үткән.

Басма белешмәләренчә, Росавиация башка илләргә сатканга 56 очкычның 36сын теркәүдән төшергән. Боралаклар һәм очкычлар шул исәптән "дус булмаган" илләргә дә сатылган, ахырдан өч боралак Украинадагы сугышта Украина ягында катнашкан диелә.

Козырев һәм Бывалинага һәм Бывалинаның элекке урынбасары Анна Жильцовага "гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Журналистларның чыганаклары ышандыруынча, бу җинаять эше аркасында 2023 елның сентябрендә Росавиациянең элекке башлыгы Александр Нерадьконы эшеннән җибәргәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG