Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында 24 февральне мәктәпләрдә Украинада сугыш башланган көн итеп билгеләп узарга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Яна Лантратова мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый  чаралар програмы әзерләргә тәкъдим итә. Депутат 24 февральдә мәктәпләргә хәрбиләрне чакырырга яки балаларга сугыш турында видеороликлар күрсәтергә кирәк дип саный.

Дума депутаты Яна Лантратова 24 февраль - Мәскәү Украинада сугыш башлаган көнне Русия мәктәпләрендә билгеләп үтәргә, укучыларга аның "сәбәпләрен" аңлатырга һәм "төп вакыйгалар барышын" сөйләргә тәкъдим иткән. Бу хакта ТАСС яза.

Лантратова мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый "гомуммәктәп чаралары" програмы әзерләргә тәкъдим итә. Депутат 24 февральдә мәктәпләргә хәрбиләрне чакырырга яки балаларга сугыш турында видеороликлар күрсәтергә кирәк дип саный.

Лантратова әйтүенчә, "махсус хәрби операцияне" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) "ватанпәрвәр карашлардан яктыртучы материалларга медиа-киңлектә кытлык бар", ә "күмәк Көнбатыш" илләре сугыштагы вакыйгалар турында "ялган мәгълүмат һәм фальсификация" таратуны арттыра.

  • 2022 елның 24 февралендә Мәскәү Украинага һөҗүм итте. Русия моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу беренче чиратта тарих дәресләренә кагылды.
  • 2023 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.
  • 2024 елда тарих дәресеннән башка сыйныфлар өчен дә яңартылган дәреслек чыгачак, моннан тыш, география дәреслекләрен дә яңартырга җыеналар. Географиягә Русиянең "яңа төбәкләрен" (Украинаның басып алынган җирләрен рәсмиләр шулай атый) кертәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG