Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хакимияте Хәбировны хуплау митингына рөхсәт бирмәгән булган


Уфада Радий Хәбировны "яклау" чарасы, 26 гыйнвар 2024
Уфада Радий Хәбировны "яклау" чарасы, 26 гыйнвар 2024

Республикада коронавирус пандемиясе чорында халык чаралары уздыруга тыю кертелгән иде, юридик яктан ул әле дә гамәлдә. Шуңа карамастан 26 гыйнварда Уфада республика башлыгы Радий Хәбиров хөрмәтенә зур концерт үтте. Активистлар моны прокуратурага шикаять иткән иде.

Уфа хакимияте 26 гыйнвар көнне республика башлыгы Радий Хәбировны хуплап митинг үткәрергә рөхсәт бирмәгән булган. Моны шәһәр прокуратурасы "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллинга биргән җавабында язган.

Республикада коронавирус пандемиясе чорында халык чаралары уздыруга тыю кертелгән иде, юридик яктан ул әле дә гамәлдә. Нәкъ менә коронавирус чикләүләре бар дип хакимиятләр "СтопБашРТС"ка җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы митинг үткәрергә рөхсәт итмәде. Шуннан соң активистлар прокуратурага язды һәм әле дә чикләүләр бар икән нишләп Уфада Радий Хәбировны хуплау концерты үтте, дип кызыксынды. Бу чарага кешеләрне Башкортстанның төрле районнарыннан автобуслар белән китерүләре хәбәр ителгән иде.

Уфа шәһәр хакимиятендә прокуратурага бернинди рөхсәт тә бирелмәде, 26 гыйнварда митингны кем оештырганын белмибез дип җавап биргәннәр.

"Димәк чара уздырылачагын яки бөтенләй алдан белдермәгәннәр яки бу карар Башкортстан хөкүмәте дәрәҗәсендә кабул ителгән", дип искәртә Рәхмәтуллин.

Активистлар гаризаларын республика прокуратурасына язган булган, әмма аны Уфа прокуратурасына төшергәннәр. Уфа шәһәре прокуроры гаризаны "кабат республика прокуратурасына юлларга җөрьәт итте" дип җиткерә Альберт Рәхмәтуллин.

"Хәзер хөкүмәт ничек акланыр икән, шуның җавабын көтәбез. Нинди сәбәп уйлап табарлар икән. Бәлки ике сәгать кала чикләүләр фәрманы гамәлдән чыгарылды дип җавап бирерләр? Яки митингта бөтен кеше битлектән иде, метр ярым дистанция дә сакланды диярләрме? Яки "безгә ярый, ә сезгә юк, чөнки без элита ә сез кара халык һәм түбән катлам кешесе дип әйтерләрме?", ди ул.

  • Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, республика башлыгын да "яклау" чаралары башланды. 26 гыйнварда Уфада Хәбировны яклау чарасы оештырылды.
  • Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренде. Мәсәлән "Осторожно новости" Telegram-каналына бер дәүләт хезмәткәре сөйләвенчә, хакимиятләр концертка халыкны мәҗбүриләп җыйган. "Районнан 150 кеше, шәһәрдән кимендә 1000 кеше таләп итәләр" дигән ул.
  • Шул ук вакытта Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә диварлар ишелүгә, бинасының салкын булуына зарланалар. Гыйнвар ахырында Хәбировны "хуплау" концерты узуын телгә алып, бу акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә тотып булыр иде диләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG