Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда мәктәп укучыларының "әхлакый чисталыгын" бәяләү өчен гыйффәтлелекләрен тикшертергә мәҗбүр итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Балканабад һәм Төркмәнбашы шәһәрләрендә 9-11 сыйныфтагы кызларның бөтенесен гинеколог тикшерүе узарга мәҗбүр итәләр. Тикшергәндә җенси мөнәсәбәттә булган кызларны ачыклыйлар, аларның исемлеген җирле полиция оешмаларына һәм дәүләт иминлеге министрлыгына тапшыралар диелә.

Төркмәнстанның көнбатышында мәктәптә укучыларның "әхлакый чисталыгын" бәяләү һәм үсмерләр арасында йөклелек очракларын булдырмас өчен укучыларны гыйффәтлелек тикшерүе узарга мәҗбүр итәләр. Бу тикшерүне "үтә алмаучылар" турында түрәләр иминлек хезмәтенә хәбәр итә, дип җиткерә Азатлык радиосының төркмән хезмәте.

Мондый шикле тикшерүләр турында Азатлык радиосы журналистларына исемнәрен күрсәтмәү шарты белән Төркмәнстанның Балкан вилаятендәге урта мәктәптә белем алучы берничә кыз сөйләгән. Гинекологларның бу процедураны уздыруына җирле хакимиятләр рөхсәт тә сорап тормый диелә.

"Балканабад һәм Төркмәнбашы шәһәрләрендә 9-11 сыйныфтагы кызларның бөтенесен гинеколог тикшерүе узарга мәҗбүр итәләр. Тикшергәндә җенси мөнәсәбәттә булган кызларны ачыклыйлар, аларның исемлеген җирле полиция оешмаларына һәм дәүләт иминлеге министрлыгына тапшыралар" дигән журналистларга мәгариф өлкәсендә эшләүче чыганак.

Мәгариф өлкәсендәге башка хезмәткәрләр исемлеккә эләккән кызларның полиция телефоннарын тикшерә, бу җенси партнерлары турында мәгълүмат алу өчен эшләнә дигән.

Чыганаклар фикеренчә, бу тикшерүләр соңгы вакытта төбәктә үсмерләр арасында балага узу очраклары артуы белән бәйле. Балканабадта гына да шундый алты очрак теркәлгән.

Азатлык радиосы Балкан вилаяте түрәләренә мөрәҗәгать иткән, тик җавап ала алмаган.

  • Гыйффәтлелекне тикшерү тәҗрибәсе дөньяның кимендә егермеләп илендә алып барыла. Алар арасында Үзәк Азия илләре дә бар.
  • Элегрәк мондый тикшерүләр турында Таҗикстан һәм Үзбәкстан медиалары да хәбәр иткән иде. БМОда моны түбәнсетә торган гамәл дип атыйлар һәм туктатырга чакыралар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG