Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан районнары хакимиятләре язын су басу куркынычы турында кисәтә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кайбер урамнарда кар көртләре өй биеклеге кадәр диелә.

Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудыра. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә әлеге районнар башлыгы урынбасары Артур Мөхәммәтшин әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Урынбасар сүзләренчә, 5-12 февральдә юллардан 19 мең тонна кар чыгарылган, көн саен 220 берәмлек махсус техника эшли. Әмма Мөхәммәтшин кар күплеге аркасында язгы ташу белән бәйле чараларны арттырырга кирәк дигән.

Мондый авырлыклар барлыгын Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов та таныган. Февральдә соңгы атнада "Ольга" циклоны йогынтысы белән Казанда айлык норманың 93 проценты кадәр кар яуды дигән ул. "Яуган карның күләме соңгы биш елгы нормалардан артып киткәнгә, якынлашып килүче язгы ташу чоры мәсьәләсе кискен тора", дип искәрткән Миронов.

  • Элегрәк "Известия" басмасы метеорологлар белән сөйләшеп язма чыгарган иде, анда Идел буе төбәкләрендә аномаль язгы ташулар булырга мөмкин дип кисәтелде.
  • Белгечләр әйтүенчә, Русия үзәгендә яуган кар нормадан 30-40 процентка артык. Бу язын көчле ташуларга китерергә мөмкин дип фаразлый алар.
  • Моннан берничә ел элек Һава кинәт җылыну сәбәпле Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында көчле су басулар булды. Казанның Салмачы бистәсендә йортларын су баскан хуҗалар моның сәбәбен шәһәр хезмәтләренең битарафлыгы белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG