Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Орлёнок" аланы урынына хәрби-патриотик парк ясауга каршы чыгалар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Стәрлебаштагы "Орлёнок"тан "Патриот" паркы филиалы ясау турында беренче тапкыр 2023 елның августында Радий Хәбиров  сөйли башлаган  иде. Җирле халык исә димәк киләчәктә җәйге ял урынына балаларны хәрби-патриотик тәрбия көтә дип сагая.

Башкортстанның Стәрлебаш районындагы "Орлёнок" балалар сәламәтләндерү үзәге урынына республиканың "Патриот" хәрби-патриотик паркы филиалын ясамакчы булалар. Моның өчен Стәрлебаш районы депутатлары нарат урманында урнашкан аланны дәүләткә тапшыру өчен тавыш биргән. Тик районда яшәүчеләр моңа шат түгел, дип яза Mkset.

Стәрлебаштагы "Орлёнок"тан "Патриот" паркы филиалы ясау турында беренче тапкыр 2023 елның августында Радий Хәбиров сөйли башлаган иде.

"Алан бик яхшы. Анда безнең республикадан, Луһански һәм Донецки "халык республикаларыннан укучылар, "махсус хәрби операция"дә (Украинадагы сугышны рәсмиләр шулай атый - ред.) катнашучыларның балалары ял итә. Шуңа безнең "Патриот" паркы филиалын урнаштыру өчен "Орлёнокны да бер вариант буларак карыйбыз", дип искәртте ул чакта Хәбиров.

Стәрлебаш районы башлыгы Рөстәм Рахманголов балалар өчен элеккечә җәй көне ял оештырулар сакланып кала дип ышандырса да, оешманы үзгәртәчәкләре турындагы хәбәрдән җирле халык канәгать түгел, дип яза басма.

Алар балалар аланын дәүләткә тапшырыр алдыннан бездән рөхсәт сорамадылар ди. "Балаларның балачагына тимәгез! Нигә кечкенә чакларыннан ук аларның баш миләрен сугыш белән чүпләргә? Ватанпәрвәрлекне мондый хәрби- патриотик аланнардан башка да акылга сеңдереп була!", дип белдергән Эльвира исемле ханым.

Mkset-ка районның мәгариф бүлегендә "Патриот" филиалы быел 1 сентябрьдә ачылырга тиеш дигәннәр. Җәен ул гадәти алан булып калачак, ә кышын анда төрле чаралар уздырылачак диелә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган иде. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG