Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрне җирләүне оештыруга 1,63 млн сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күмү эшләрен шәһәр казнасы субсидияләре белән түләргә тәкъдим ителә. 

Уфаның Махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү муниципаль комбинаты Украинадагы сугышта һәлак булучыларны җирләү эшләрен башкаручыны эзли. "НеМосква" Telegram-каналы шундый контрактка игътибар иткән.

Күмү эшләрен шәһәр казнасы субсидияләре белән түләргә тәкъдим ителә.

Килешүдән күренгәнчә, эшне башкаручы "Донецки халык республикасы, Луһански халык республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина җирләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган (үлгән) кешене җирләүне оештырырга" тиеш.

Документтан күренгәнчә, "тулы хезмәт җыелмасы" белән җирләгәндә моның бәясе бер кешегә кимендә 68 048 сумга чыга. Ягъни 1,63 миллион сум 24 хәрбигә генә җитәчәк. Әмма басма язуынча, "тулы хезмәт җыелмасы"ннан һәрвакытта да кулланмыйлар.

Бәйгедә җиңүче белән килешүне ел ахырына кадәр төзиячәкләр.

Уфаның Махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү муниципаль комбинаты элегрәк тә мондый ике контракт төзегән иде инде. Беренче тапкырында башкаручы 31 һәлак булучы өчен 3 ноябрьдән 29 декабрьгә кадәр җирләүләр оештырды, ул 1,1 млн сумга төште. Икенче килешү нигезендә 25 хәрбине 26 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр җирләделәр, барлыгы 460,2 мең сум акча бирелде.

Иң арзанлы җирләү эшләре шәһәр бюджетына 7,4 мең сумга, иң кыйбатлысы 64 мең сумга чыкты.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1100, Башкортстаннан кимендә 1500 кеше һәлак булган. Исемлектә Уфадан 148 кеше исеме бар.
  • һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG