Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баку белән Ереван бер-берсен чиктә ут ачуда гаепли


Әрмән хәрбиләре төркеме. Иллюстратив фото
Әрмән хәрбиләре төркеме. Иллюстратив фото

Әрмәнстан ягы бүген азәрбайҗан ягы ачкан атышта дүрт хәрбиенең үлүен әйтә. Үз чиратында Азәрбайҗан чик буе дәүләт хезмәте сугышчан операция уздыруын хәбәр итте, бу әрмән ягының провокациясенә җавап диелде. 

Әрмәнстан саклану министрлыгы бүген, 13 февраль иртәсендә Азәрбайҗан гаскәре ачкан атышта дүрт хәрбиенең һәлак булуын җиткерде. Министрлыкта әйтүләренчә, атышлар илнең көньягындагы Сүник өлкәсенең Неркин авылы юнәлешендә булган.

Бер хәрби яраланды, аның гомеренә куркыны янамый, дип тә искәртелә.

Үз чиратында Азәрбайҗан чик буе дәүләт хезмәте исә сишәмбе көнне хәрби операция уздыруын хәбәр итте, бу әрмән ягының провокациясенә җавап диелде.

Бер көн алдан әрмән хәрбиләре Гафан районының Неркин-Анд торак пункты янында азәрбайҗан солдатларына аткан дип ышандыралар. Бер азәрбайҗан чик буе сакчысының яралануы әйтелә. Нәтиҗәдә Әрмәнстан кораллы көчләренең хәрби постына һөҗүм иткәннәр. Бакуда искәртүләренчә, шушы посттан аткан булганнар.

Элегрәк Азәрбайҗан саклану министрлыгы Әрмәнстанның гаскәри бүлекчәләре чик буеның Товуз юнәлешендә дә азәрбайҗан хәрбиләренә атты дип белдерде.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстан даими рәвештә бер-берсен чик буенда атышлар оештыруда гаепли.

  • 2023 елның көзендә Азәрбайҗан хәрби операция уздырып Таулы Карабахны үз контроленә алды. Ике ил арасында бу җирләр белән бәйле бәхәс 30 елдан артык барган иде. АКШ белән Европа берлеге Азәрбәйҗанның көч куллану гамәлләрен хупламады, әмма Бакуга каршы бернинди чаралар да кертмәде.
  • Таулы Карабах - Азәрбайҗанның халыкара танылган җирләре. Былтыр 5 октябрьдә Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян аны Азәрбайҗанның бер өлеше дип таный торган декларация имзалады.
  • Бәйсезлеге танылмаган Таулы Карабах республикасы башлыгы Самвел Шахраманян 2024 елның 1 гыйнварыннан республиканың юкка чыгуы турында фәрман имзалады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG