Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кабат сайлау алды дебатларында катнашудан баш тартты


Russia Putin
Russia Putin

Ул аларда беркайчан да катнашмады. Башка намзәтләр - Владислав Даванков ("Яңа кешеләр"), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Николай Харитонов (КПРФ) 19 февральдән башлап биш федераль каналда һәм өч радио станциясендә фикер алышачак. 

Бишенче мөддәтенә баручы Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин кабат сайлау алды дебатларында катнашудан баш тартты. Ул аларда беркайчан да катнашмады.

Путинның сайлау штабы Үзәк сайлау комиссиясенә намзәтнең бушлай телерадио эфирлардан баш тартуы турында хәбәр биргән, бу эфирларны махсус дебатлар өчен бүлеп бирәләр.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков Путинның бәхәсләрдә катнашмавын аның "киеренке графигы" белән аклап аңлатты. Бу аны башка намзәтләрдән "кардиналь рәвештә аерып тора", диде ул.

Путин сайлау алды дебатларында беркайчан да катнашмады. Төрле елларда ул бу дебатларны "намуссыз эш", кызык түгел, мәгънәсе юк дип атады, ә Песков дебатлар өчен Путинга ял һәм көндәш кирәк, әмма бу көндәш әле "өлгереп җитмәде" дигән иде.

2024 елгы сайлауларда президент вазифасына башка намзәтләр - Владислав Даванков ("Яңа кешеләр"), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Николай Харитонов (КПРФ) 19 февральдән башлап биш федераль каналда һәм өч радио станциясендә фикер алышачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG