Кушма штатлар Газзә сызыгында атышны кимендә алты атнага туктатып тору турында сөйләшүләр алып бара. Бу Израил белән ХӘМӘС радикаль фәләстин хәрәкәте арасындагы зуррак килешү кысаларында булачак, ул тоткыннарны азат итүне дә күз уңында тота.
Моның турында Үрдүн патшасы Абдалла II белән Вашингтонда очрашканнан соң уртак матбугат очрашуында АКШ президенты Джо Байден әйтте.
ХӘМӘС АКШ һәм Европа берлегендә террорчы оешма дип табылган.
"Без Фәләстин халкының да, Израил халкының да тынычлыгы, иминлеге һәм абруе өчен актив эшлибез", дип искәртте АКШ президенты. Байден сүзләренчә, Газзә сызыгындагы алты атналык солых бер яктан Израил тоткыннарын азат итәргә, икенче яктан Газзә сызыгында яшәүчеләргә һуманитар ярдәм күләмнәрен арттырырга булыша ала. Мондый вакытлы солых төбәктә дәвамлы тынычлык урнаштыру өчен беренче адым булырга мөмкин", дип искәртте Байден.
АКШ президенты сугыш хәрәкәтләреннән качып Газзә сызыгының көньягына һәм Мисыр белән чиктәге Рафаһ шәһәренә күчкән сивилләрне якларга чагырды.
Халыкара һуманитар оешмалар мәгълүматынча соңгы көннәрдә һәм атналарда Рафаһта 1 млн 300 меңләп фәләстин сыену урыны тапкан.
АКШ президенты "анда сыену тапкан миллионнан артык кешенең иминлеген тәэмин итү белән бәйле ышанычлы план булмаган килеш" Израилне бу районга бәреп кермәү турында кисәтте.
Израилне Рафаһка һөҗүм итмәү турында Европа берлегенең берничә илендә дә кисәттеләр. Мисыр Израил белән тынычлык килешүен туктатып торачагын әйтте.
Вашингтондагы матбугат очрашуында чыгыш ясаганда Үрдүн патшасы Абдалла II Газзә сызыгындагы сугышны кичекмәстән туктатырга чакырды. "Без Рафаһка һөҗүм итүләренә юл куя алмыйбыз, аннан соң һичшиксез һуманитар фаҗига булачак", диде ул. "Без читтә калып, моның дәвам итүенә юл куя алмыйбыз. Безгә хәзер үк ышанычлы солых кирәк. Бу сугыш бетәргә тиеш", диде патша.
- Үрдүн һәм башка гарәп дәүләтләре Израилнең гамәлләрен шактый тәнкыйть белән бәяли. Алар Газзә сызыгында сивил халык арасында корбаннар саны нык арта башлагач, узган елның октябре уртасыннан бирле атышны туктатуны таләп итә.
- Соңгы вакытта Байден хакимияте Израилгә карата кырыс карашларда тора һәм узган атнада Тель-Авивның ХӘМӘС һөҗүменә җавабы "чамадан тыш" иде дип белдерде. Вашингтон, сивил халыкның мәнфәгатьләр тиешенчә исәпкә алынмаса, Рафаһта башланган бернинди хәрби операцияне дә хупламаячакларын әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум