Татарстан китап нәшрияте баш мөдире Илдар Сәгъдәтшинга вазифаи вәкаләтләреннән начар нияттә файдалану турында җинаять эше ачылган. Аны оешма хезмәткәрләренең иминиятләштерү кертемнәрен куллануның дүрт эпизодында гаеплиләр, дип җиткерә "Бизнес Online".
Сәгъдәтшинга җинаять эше узган елның язында ачылган. Басма чыганаклары әйтүенчә, аны 2019 елдан 2021 елга кадәр хәрәмләшүләрдә гаеплиләр.
Икътисади җинаятьләр белән көрәш идарәсе фаразынча, Татарстан китап нәшрияты "Ак Барс Мед"ка медицина иминиятләштерү кертемнәре түләгән, ә Сәгъдәтшин ялган юридик затлар ярдәмендә 500 мең сумнан артык акчаны кире алган.
Гаепләү фаразынча, бу акчаларны ул үзенең гаиләсенә туристик юлламалар сатып алуга тоткан.
Җинаять эшендә кимендә тагын бер эпизод бар. 200 мең сумлап акчаны Сәгъдәтшин дәвалануга тоткан, дип яза басма. Әмма бу акчалар хезмәткәрләргә түгел, "өченче затларга" тотылган. Әлегә аларның исемнәре әйтелми.
Сәгъдәтшинга җинаять эшен былтыр мартта башта "Акча белән бәйле хәрәмләшүләр" маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе) ачкан булганнар, әмма мәхкәмәгә барып җиткәнче ул вазифаи вәкаләтләрдән начар нияттә файдалануга үзгәргән. Аны дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
Илдар Сәгъдәтшинга гаепләүне 19 февральдә игълан итәчәкләр диелә.
- Сәгъдатшинга 46 яшь. Ул Казанда туып үскән, Казан дәүләт университетын һәм Татарстан президенты каршындагы дәүләт хезмәте институтын бетергән.
- 1998 елда "Ватаным татарстан" газеты журналисты булып эшли башлый. Төрле елларда Татарстан хөкүмәт йорты матбугат хезмәтен җитәкли, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары була.
- 2015 елдан хәзерге вакытка кадәр "Татар китап нәшрияты" баш мөдире вазифасында.
- Сәгъдәтшин - журналистлар нәселеннән. Аның әнисе - шагыйрә, язучы Фәйрүзә Мөслимова, ә әтисе - журналист, шагыйрь Камил Сәгъдәтшин.
- Татар китап нәшриятыны 1919 елда нигез салына, ул Русиядәге иң зур милли нәшриятларның берсе.
- Рәсми сайттагы белешмәләргә күрә, нәшрият ел саен татар, урыс һәм инглиз телләрендә, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның телләрендә 200дән артык исемдәге китап чыгара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум